Якты юл
  • Рус Тат
  • Татарстанда тәүлек эчендә Cоvid-19 авыруының 30 яңа очрагы ачыкланган

    Узган тәүлектә коронавирустан 7 кеше терелгән.

    Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясенең 30 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

    «4 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 26 кеше өйдә дәвалана. Коронавирус таралу башланганнан бирле Татарстанда 4750 кеше терелгән, узган тәүлектә 7 кеше дәваланган".

    Авыручыларның иң күбе - Казанда (15 кеше). 10 августка Татарстанда 5902 Covid-19 очрагы теркәлгән. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: