Татарстанда терактлар сериясе әзерләгән «Ислам дәүләте»* оешмасы әгъзалары тоткарланган
Тентү вакытында алардан утлы корал, сугыш кирәк-яраклары, экстремистик әдәбият һәм «Ислам дәүләте»* атрибутикасын алганнар.
Татарстанда Федераль куркынычсызлык хезмәте вәкилләре Россия территориясендә терактлар сериясе әзерләгән «Ислам дәүләте»* оешмасы әгъзаларын тоткарлаган. Бу хакта РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр үзәгеннән хәбәр иттеләр.
«Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы һәм РФ милли гвардиясе гаскәрләре Федераль хезмәте бүлекчәләре белән берлектә Татарстанда үткәргән махсус операция кысаларында, конспирацияләнгән террорчылык оешмасы эшчәнлегенә чик куйды», - диелә ведомство сайтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев