Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда санлы телевидение 20 телеканалны бушлай карарга мөмкинлек бирә

Әгәр телевизорда "Беренче канал", "Россия 1" логотибы белән янәшә "А" литерын күрәсез икән, димәк, сез аналог телевидение карыйсыз.

Татарстанда санлы эфир телевизион тапшырулар челтәре төзелеше тәмамланды. Ул 20 төп федераль телеканалны бушлай карарга мөмкинлек бирә. Бу турыда Татарстан элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

2019 елның гыйнвар аенда ул аналог телевидениене тулысынча алыштыра алачак. Санлы ТВ – бу югары сыйфатлы сигнал. Аны заманча телевизорларга да, шулай ук махсус санлы приставка файдаланып, иске модельләргә дә тоташтырырга була. 

Әгәр үзегезнең телевизор экраннарыгызда "Беренче канал", "Россия 1", НТВ, 5 Канал, Рен-ТВ һәм СТС логотибы белән янәшә "А" литерын күрәсез икән, димәк сез аналог телевидение карыйсыз. Тапшыруларның санлы форматына тоташу заманча телевизор ияләренә 20 федераль каналны түләүсез карау өчен бүлмә яки тышкы антеннаны тоташтырырга кирәк. Иске телевизорлар өчен антеннадан тыш DVB-Т2 приставкасын да куярга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев