Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда М7 юлында тавышлы сызыклар булачак

Яңа җайланма 2019 елда федераль юлны бүлү полосаларында барлыкка киләчәк.

2019 елда Татарстанда М7 «Идел» юлында тавышлы сызыкларны сынап карыйлар. Бу хакта «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясенә сылтама белән «Известия» яза.

Тавышлы сызык машина йөртүчеләргә  каршы як полосага чыгарга комачаулау өчен урнаштырыла. Алар федераль юлны бүлү полосаларында барлыкка киләчәк. Модернизацияләнгән участокларда шушы сызыклар машинаны селкетәчәк.

Шулай ук бу яңа алымны Мәскәү белән Волгоград арасындагы Р-22 «Каспий», Урал төбәгендә М5 «Урал», Себердә Р-258 «Байкал» һәм Р-254 «Иртыш», шулай ук Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округы юлларында сынап караячаклар.

Экспертлар фикеренчә, мондый сызыклар озак вакыт файдалануга исәпләнмәгән, аларны ясаучы компаниялар да аз. Шулай ук әлеге полосалар машина йөртүчеләрне кара-каршы бәрелешүдән дә коткара алмаячак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев