Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда кибеттән сатып алынган хушбуй яшүсмерләрнең массакүләм агулануына китергән

Чыганак мәгълүматлары буенча, үсмерләрнең берсе кибеттән сатып алынган хушбуй алып килгән, аны сиптергәннән соң берничә кеше үзен начар хис иткән.

Арчада үсмерләр кибеттән сатып алынган арзан бәяле хушбуй белән агуланган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагыннан билгеле булды.

Алдан агентлык Татарстанның Арча районында 18 бала билгесез матдә белән агуланган, 16 бала хастаханәдә, дип хәбәр иткән иде.

Чыганак мәгълүматлары буенча, үсмерләрнең берсе кибеттән сатып алынган хушбуй алып килгән һәм сиптергән. Үсмерләр үзләрен начар хис итә башлаган.

Татарстан сәламәтлек саклау министры бу вазгыятьне үз контроленә алган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев