Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда фермерлык белән шөгыльләнүче гаилә династияләре бәйгесе башлана

Бәйге җиңүчеләренә йөзәр мең сум бүләк бирәләр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасының Гаилә фермер династиясе» республика конкурсын оештырды. Җиңүчеләр йөзәр мең сум акча алачак, дип хәбәр итте минстрлык.

Конкурста кимендә ике буын фермерлар булган һәм бүгенге көндә гамәлдәге крестьян-фермер хуҗалыгы статусына ия булган бер гаилә әгъзалары һәм аларның туганнары (кимендә 2 КФХ башлыгы) катнаша ала. Династия башлыгы итеп беренче буын КФХ башлыгы таныла.

Конкурс буенча сайлап алу критерийлары:

Реклама

КФХ әгъзалары һәм даими эшләүче хезмәткәрләр саны (КФХның һәр әгъзасы һәм даими хезмәткәре өчен 1 балл);
шәхси эшкуарларның дәүләт реестрында гаилә фермер династиясе теркәлүнең гомуми срогы (һәр ел өчен 1 балл).
Шунысы мөһим: КФХның салымнар буенча бурычы булмаска тиеш.

Гаризаны һәм документларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2021 елның 21 мартына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул итә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 3 кат, 309 кабинет. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Бәйге тәртибе һәм документлар формалары турында тулырак мәгълүмат сылтама буенча урнаштырылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X