Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ел ахырына кадәр авылларда яңа клублар саны 285кә җитәчәк

Быел республикада 28 күпфункцияле клуб ачу планлаштырылган, шуларның 22се инде тапшырылган.

Татарстанда республика программасы кысаларында ел башыннан 22 яңа авыл клубы ачылды. Декабрь ахырына кадәр тагын алты авыл клубы ачылачак. 2018 елга программа кысаларында каралган гомуми инвестицияләр күләме 267,7 млнга артып киткән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында әйттеләр.

“Күпфункцияле мәдәни үзәкләр төзелеше 50, 100, 200 һәм 300 урынга каралган бер төрле проектлар нигезендә китапханә һәм фельдшер-акушерлык пунктлары белән бергә алып барыла. Проектлар янгын куркынычсызлыгы таләпләрен һәм уңайлы мохит булдыруны истә тотып эшләнгән”, - диделәр министрлыкта.

Хәзерге вакытта Казанда алты һәм Татарстанның биш районында күпфункцияле мәдәни үзәкләр төзелеше бара. “Уртача алганда, төзелеш-монтаж эшләренең башкарылышы - 93,4%”, дип аңлаттылар министрлыкта.

Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле, 2012 елдан 2017 елга кадәр, Татарстанда 257 авыл клубы төзелеп, файдалануга тапшырылган. Бу эшләргә республика бюджетыннан 2,6 млрд сум акча тотылган. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев