Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирү башланды

Бүген республикада 2,8 меңнән артык сайлау участогы эшләячәк.

 Татарстанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы сайлауларда тавыш бирү башланды.

Республикада сайлау участоклары иртәнге 7дә ачылды, алар кичке 8гә кадәр эшләячәк. Алар барлыгы – 2 мең 811. Шул ук вакытта, Татарстанда 154 сайлау участогы электрон тавыш бирү комплекслары белән җиһазландырылган. Сайлаучылар иң күп булган 42 участокта бюллетеньнәрне автоматлаштырылган эшкәртү комплекслары эшләячәк.

Реклама

16 меңнән артык татарстанлы «Мобиль сайлаучы» механизмыннан файдаланачак. Ул теркәлү урыны буенча түгел, ә үзеңә уңайлы булган участокта сайларга мөмкинлек бирә.

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына 100 депутат сайлана: шуларның 50се – бердәм республика сайлау округы, тагын 50се – бермандатлы сайлау округы буенча. Татарстанда 2,9 миллионнан артык кеше тавыш бирү хокукына ия.

  • 100 депутат мандатына 430 үз-үзен кандидат итеп күрсәтүче һәм сигез сәяси партия вәкиле дәгъва кыла. 
  • Депутатлыкка кандидатларның күбесе - «Бердәм Россия» (55 кеше) партиясеннән. «Гадел Россия» - 44, ЛДПР – 40, КПРФ 30, Үсеш партиясе – 12, «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе» - 10, «Россия коммунистлары» партиясе шуның кадәр кандидат тәкъдим итте. 
  • Округ мандатларына 230 кеше дәгъва кыла, шуларның 55е – үз-үзен кандидат итеп күрсәтүчеләр. Партия кандидатларына килгәндә, башта тугыз партия ТР Дәүләт Советына үз вәкилләрен үткәрергә планлаштырган иде. Сайлауларга шуларның җидесе барып җитте: «Бердәм Россия» (41 округ), КПРФ (45), ЛДПР (41), «Гадел Россия» (41), Үсеш партиясе (бер), «Россия коммунистлары» (биш) һәм «Яблоко» (бер).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев