Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда авыл ипотекасы программасы буенча 36 гаилә кредит алган

Татарстанда ташламалы авыл ипотекасы программасы буенча 86,5 млн сум күләмендә 36 кредит бирелде. 1 млрд 656 млн сумга 713 заявка хупланган инде. Беренче кредитларны «Россельхозбанк» бирә башлады, дип яза Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат үзәге.

2020 елда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» буенча яңа дәүләт программасының төп инструментларының берсе буларак, ташламалы авыл ипотекасы программасы гамәлгә ашырыла башлады. Анда Омск, Оренбург, Амур һәм Калининград өлкәләре, Алтай крае, Марий Эл һәм Татарстан республикалары халкы беренчеләрдән булып катнаштылар.


Ташламалы ипотека механизмы авыл халкын уңайлы торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Аны гамәлгә ашыру авыл халкының зур шәһәрләргә китүен киметүгә, шәһәр халкын аграр секторга җәлеп итүгә, гомумән, авылда тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелә.

Кредит еллык 3 процентлы ставка белән бирелә (ипотеканы иминләштергәндә – 2,7 процент). Ипотека 25 елга кадәр бирелә, кредитның иң чик максималь күләме – 3 млн сум. Кредит акчаларына йорт салырга, фатир алырга, авыл җирлегендә җир кишәрлеге сатып алырга мөмкин.

Ипотеканы Россия Федерациясенең 21 яшьтән 65 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы алырга мөмкин (авыл җирлегендә эшләвенә һәм яшәвенә бәйсез рәвештә). Төзелеш объекты яисә җир бары тик авыл территориясендә булырга тиеш.

Норматив документ нигезендә ипотекага торакны халкы 30 мең кешегә кадәр булган авыл җирендә, ягъни шәһәр тибындагы поселоклар һәм кечкенә шәһәрләрдә алырга була, боларга Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Апас, Арча, Буа, Лаеш, Минзәлә һәм башкалар кертелде.

Ташламалы ипотека кредиты белән беррәттән авыл кешеләре торак йортларны ремонтлауга һәм инженерлык челтәрләре белән тәэмин итүгә 5 елга кадәр 5 процентка кадәрге ставка белән 250 мең сумга кадәр кулланучылар кредиты алырга да мөмкин.

Моның белән өйгә газ яисә су кертергә була. Моннан тыш, авыл территорияләрендә яшәүче гражданнарга эш бирүче тарафыннан торак яллау шартнамәсе буенча бирелә торган торак төзелешен субсидияләү дә карала.

 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев