Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 3 июньдә аналог телевидениесе эшләүдән туктаячак

Казанда цифрлы телевидениегә күчү хакында фикер алышачаклар.

Татарстанда 3 июньдә аналог телевидениесе эшләүдән туктаячак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәренең филиалы - «Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшырулар үзәге» директоры Владимир Якимов хәбәр итте.

«Безгә 3 июньдә республикада аналог телевидениесе эшләүдән туктаячак дип әйттеләр. Төбәк телеканалларына килгәндә, операторлар үз язмышын үзләре билгеләячәк», - диде ул.

Кичә Казанда Россиядә цифрлы телевидениегә күчү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә уза. Фикер алышуда Федерация Советының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Дмитрий Мезенцев һәм Россия цифрлы үсеш министры урынбасары Алексей Волин катнаша.

«Киңәшмәдә цифрлы телевидениегә күчүнең вакыты, социаль якланганлык, челтәрләрне көйләү, урнаштыруга бәйле мәсьәләләр күтәреләчәк. Бу җәһәттән сораулар бик күп: ничек тоташтырырга, нинди приставка, нинди антенна кирәк. Шунлыктан безнең июнь аена кадәр халыкка тиешле мәгълүмат бирү, барлык мәсьәләләрне җентекләп тикшерү бурычы тора», - дип искәртте Владимир Якимов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев