Якты юл
  • Рус Тат
  • Татарстанда 21 градуска кадәр салкынайта

    Көндез термометр баганалары 6 градуска кадәр күтәреләчәк.

    Иртәгә, 1 декабрьдә, Татарстанда әкренләп температура түбәнәя. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

    Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми, көньяк-көнчыгыштан талгын җил фаразлана.

    Юлларда бозлавык хасил була. Төнлә һәм иртән томан төшәчәк, бу хакта элек «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткән иде.

    Төнлә һава температурасы -10...-15 градус, аязган вакытта -21 градуска кадәр булачак. Көндезге сәгатьләрдә һава -6...-11 градуска кадәр җылыначак. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: