Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 2026 елга кадәр ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр исемлеге расланган

Тәкъдим ителгән исемлеккә 757 төрле профессия кергән.

Татарстанда төбәк икътисадының өстенлекле үсеш юнәлешләренә тәңгәл килә торган, 2020-2026 елларга ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр һәм белгечлекләр исемлеге расланган.

Республика Министрлар Кабинетының шул хактагы боерыгын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. ДокументТатарстанның рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Исемлеккә урта һөнәри белем белән бәйле 132 профессия һәм 149 белгечлек кертелгән. Бу 2025 елга кадәр исәпләп төзелгән исемлектәгедән 20 һөнәр һәм 36 белгечлеккә артыграк.

Шул ук вакытта, югары белем белән бәйле һөнәрләр 246дан 216га кадәр кимегән, һөнәри әзерлек юнәлешендәге профессияләр исә, киресенчә, 175тән 260ка кадәр арткан.

2026 елга кадәр ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр һәм белгечлекләр исемлеге 757 позицияне үз эченә ала. Бу 2025 елга кадәр исәпләп төзелгән исемлектәгедән 111гә күбрәк.

Татарстан хакимиятенең башкарма органнары кадрлар әзерләү буенча республика дәүләт заказын формалаштырганда әлеге исемлеккә таянырга тиеш. Моннан тыш, аның студентлар кабул итүнең контроль күрсәткечләрен формалаштырган вакытта профиль министрлыклар тарафыннан исәпкә алынуы зарур.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев