Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан синоптиклары атна уртасында кар һәм буран булуы турында кисәтә

Ноябрьнең беренче ике көнендә Татарстанда салкын булачак.

Бу атнада Татарстанда һава торышы начарлана - юеш кар, бозлавык һәм суыклар көтелә. Бу Россиянең Европа территориясенә төньяк атлантик циклоннарның килүе белән бәйле, дип кисәтә республиканың Гидрометеорология үзәге.

 Бъген явым-төшем булмаячак, әмма төнлә температура +1...-4 градус булачак, ә көндез — 0..+5.

Чәршәмбе көнне иртән һәм көндез юеш кар көтелә. Термометр баганалары төнлә -1...-6 градуска кадәр төшәчәк, көндез 0..+5 булачак.

Пәнҗешәмбе көнне Татарстанда кар, урыны белән буран, көчле җил көтелә. Җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә -1...-6 градуска кадәр суытачак. Көндез һава температурасы +1...+3 градус булачак.

Якынча фаразлар буенча, ноябрьнең беренче ике көнендә Татарстанда салкын булачак, бераз кар явачак. Төнлә температура -4...-9 градуска кадәр төшәчәк. Көндез термометр баганалары +1..-4 күрсәтәчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев