Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы президенты Тукай районында 

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай районының Бәтке авылында «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында төзекләндерелгән ишегалдында һәм капиталь ремонт үткәрелгән Бәтке гомуми урта белем бирү мәктәбендә булды. 

Рөстәм Миңнеханов Гагарин урамындагы ишегалдында башкарылган эшләргә яхшы бәя бирде. Авыл халкы президентка шушы программаны булдырган өчен рәхмәт әйтте. Илбашы кешеләр белән якыннан аралашты, төзекләндерү эшләре турында фикерләрен сорады. Чөнки барлык эшләр дә биредә яшәүчеләрнең фикерен исәпкә алып башкарылган. 
Аннары Рөстәм Миңнеханов мәктәпкә керде. Әлеге мәктәп быелгы уку елын матур үзгәрешләр белән башлады. Республика лидерын да ул ремонттан соң балкып торучы фасады, яшелләндерелгән ишегаллары белән каршы алды. Рөстәм Миңнеханов мәктәп ишегалдында Бәтке авылы кешеләре белән очрашты. Очрашуга район җитәкчеләре, предприятие һәм оешма башлыклары, мәгариф хезмәткәрләре дә килгән иде. Тукай районы башлыгы Фаил Камаев президентка ирешелгән уңышлар һәм эшләнәсе эшләр турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, халыкның тормыш-көнкүрешен тагын да уңайлырак итү – һәрвакыт беренче урында торучы бурыч. Шул максатка юнәлдерелгән программалар киләсе елларда да эшләячәк. Фаил Камаев, үз чиратында, Тукай районының алга таба да республика программаларында катнашачагын ассызыклады.
Республика президентының Тукай районына эшлекле сәфәре турында тулырак газетаның җомга санында укырсыз.
/ Фото ТР президентының матбугат хезмәтеннән алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев