Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан районнары арасында халыкны эш белән тәэмин итүнең иң югары дәрәҗәсе Тукай районында булуы ачыкланган

Татарстанда халыкны эш белән тәэмин итүдә алдынгы районнар исемлеге билгеле

Соңгы биш елда Татарстан районнары арасында халыкны эш белән тәэмин итүнең иң югары дәрәҗәсе Тукай районында булуы ачыкланган. Биредә яшәүчеләрнең яртысы диярлек эш белән мәшгуль. Бу хакта мәгълүмат Татарстан Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган.

«Татарстанның Тукай районында яшәүчеләрнең яртысына якыны эшкә җәлеп ителгән. Соңгы биш елдагы мәгълүматны анализлаганнан соң, Татарстан Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәге галимнәре шундый нәтиҗә ясады», - диелә министрлык сайтында.

Галимнәр Казан, Лаеш, Алабуга, Әлмәт һәм башка районнарда да халыкны эш белән тәэмин итү югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үткән.

Алар төбәкнең байлыгы халыкның тормыш дәрәҗәсенә ничек тәэсир итүен өч критерий — үсеш, мәшгульлек һәм буыннар тигезлеге буенча бәяләгән.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев