Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Рәисендә кунакта

Күркәм традиция буенча, ел саен Республика көне алдыннан ТРсы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова республиканың иң яхшы гаиләләре белән очрашу уздыра. Быел да ул Кремльдә бик җылы мохиттә, тантаналы үтте. Тукай районыннан әлеге чарада фермер Минталип Миңнеханов җәмәгате Рәмзия Миңнеханова белән катнашты.

Очрашу быел 25 август көнне унынчы тапкыр узып, үзендә 500дән артык гаиләне җыйды.

– Хезмәттә дә, балаларт әрбияләүдә, гаиләне саклауда да бик олы хезмәт алып бара торган, хөрмәткә лаек парлар килде бирегә. Килү белән безне ЗАГС хезмәткәрләре каршы алды, безне фотосурәткә төшерделәр, аннары теркәү үтеп, ике автобуста Рәис резиденциясенә киттек. Андагы мәрмәр залда һәр гиләгә исемләп урыннар билгеләнгән иде. Башка делигатлар белән аралашып утырган арада Рәис Рәстәм Нургалиевич хәләл җефете Гөлсинә ханым белән килеп җитте, безнең алда чыгыш ясады, матур теләкләрен җиткерде, – дип сөйләде очрашу турында Минталип Исмәгыль улы.

Минталип Миңнеханов тормыш иптәше Рәмзия ханым белән бергә, бер гаилә булып илле бер ел яши. Икесе дә бер авылда – Норлат районының Кәкре күл авылында туып, бер-берсен кечкенәдән үк белеп үскәннәр. Аларның әтиләре дә бергә, иңнеиңгә куеп эшләгән булган. Шәһәрдә белем алганнан соң, яшьләр кире авылга әйләнеп кайтканнар. Минталип әфәнде авыл хуҗалыгы белгече, ә Рәмзия ханым укытучы булып. Аннары яшьләр туй гөрләтеп, гаилә оештырганнар. Бер-бер артлы ике балалары: кызлары Лилия, уллары Рәмис туган. Шунда ук алар авыл хуҗалыгы тармагында ныклап эшли б ашлаганнар. 2000нче елларда алар иң беренчеләрдән булып Тукай районында фермерлык хуҗалыгы оештырганнар. Хәзерге вакытта Миңнехановлар гаиләсе өченче династиядә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнеп яшәүчеләр. Гаилә хәйрия эшләрендә дә актив катнаша. Алар «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит», «Җиңү Фонды», Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү фондына ярдәм итәләр, район һәм Чаллы шәһәренең медицина учрежденияләренә булышлык күрсәтәләр.

– Тукай районына килгәнче без Самара өлкәсендә яшәдек. Тормыш иптәшем анда да авыл хуҗалыгында белем алды. Ул чакта безнең кызыбыз, улыбыз да туды. Аннары Казанга бер җыелышка килгәч, Минталипны үгетләделәр Тукай районындагы фабрикага эшкә барырга. Шулай итеп без районга күчеп килдек. Аннары, биредә йорт төзеп, әкеренләп үз эшебезне башлап җибәрдек. Бер гаилә булып яшәгәндә төрле хәлләр була инде. Аңлашылмаучанлыклар килеп чыкканда тыныч, сабыр булырга тырышам. Без иптәшем белән беркайчан да начар тормадык. Бик әйбәт тордык. Инде илле икенче елыбызны аккошлар кебек гөрләшеп яшибез. Яшьләр гаилә корганда шуны истә тотсыннар иде: хезмәт кешене кеше иткән, дигән борынгылар. Аннары, үзара тату яшәргә тырышырга кирәк. Гаиләнең дус, тату, ныклы булуы белән кешенең исен китерергә, үрнәк булырга кирәк. Бергә хезмәт кылып, балалар күңеленә гел яхшы, якты әйберләр салып тәрбияләргә кирәк. Менә шул, – дип Рәмзия Миңнеханова үзләренең гаилә ныклыгы серләрен ачып салды.

Без исә Миңнехановлар гаиләсенә алга таба да шундый күркәм гаилә булып көн итүләрен, тормышларында да, эшләрендә дә яңа үрләргә, уңышларга ирешүләрен һәм бәхет теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев