Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан прокуратурасы мәктәп укучылары катнашындагы өйрәнүләрдән соң тикшерү үткәрә

Нигезле сәбәпләр табылган очракта, прокурор тарафыннан тиешле чаралар күреләчәк.

Татарстан прокуратурасы Эчке эшләр министрлыгының мәктәп укучылары катнашындагы өйрәнүләреннән соң тикшерү үткәрә. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Чара нәтиҗәләре буенча прокуратура полиция бүлеге һәм белем бирү учреждениесендә эшләүче вазифа затларның гамәлләренә хокукый бәя бирәчәк. Нигезле сәбәпләр табылган очракта, прокурор тарафыннан тиешле чаралар күреләчәк», - дип искәртте Галиев.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган ял көннәрендә гаммәви мәгълүмат чараларында Татарстанның Тукай районы Яңа Троицкий авылы мәктәбендә росгвардиячеләрнең, имештер, өйрәнүләр үткәрүе, анда мәктәп укучылары да катнашуы турында мәгълүмат дөнья күргән иде. Росгвардиячеләр үз хезмәткәрләренең өйрәнүләрдә катнашуы турындагы мәгълүматны кире какты.

Соңрак ачыкланганча, шәхси состав белән өйрәнүләр РФ Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге җитәкчелеге инициативасы белән үткәрелгән. Әлеге фактны полиция дә тикшерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев