Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты авыл җирендә эшмәкәр статусын күтәрү бурычын куйды

Рөстәм Миңнеханов сәнәгать мәйданчыкларын үстерергә кирәклеген әйтте.

Авыл җирендә эшмәкәр статусын күтәрү кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР муниципаль берәмлекләре советының XIII сьездында шундый бурыч куйды. 
 
Аның сүзләренчә, уңай эшлекле мохит булдыру мөһим. "Атна саен киңәшмәдә ике районны тыңлыйбыз. Һәр район өч айлык эшләре турында хисап тота. Эшлеклелек активлыгы, бюрократия, бизнеска ярдәм буенча күп кенә территорияләрдә хәл итәсе сораулар бар", - ди Президент.

Рөстәм Миңнеханов сәнәгать мәйданчыкларын үстерергә кирәклеген әйтте. Бүген республикада 83 сәнәгать паркы бар. Аларда 1400 резидент теркәлгән, 26 мең эш урыны булдырылган.

"Бу кешеләрне урыннарда ничек беркетеп калдыруның бер формасы. Социаль инфраструктура, торак, ФАП, юллар төзү генә түгел, кешеләрнең үзаңын, эш урыны булдыру да кирәк. Авыл җирендә эшмәкәр статусын күтәрү мөһим. Алар өчен бизнесның кайсы юнәлешләре табышлы булуын табарга кирәк", - ди Рөстәм Миңнеханов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев