Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Пенсия фонды массакүләм СМС-искә төшерү хәбәрләре тарата

Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе гражданнарга СМС-хәбәр юллау ысулы белән мәгълүмат тарату эшен дәвам итә. Әлеге яңалык кулланышка агымдагы елның июнь аеннан ук кертелә һәм Пенсия фонды эшчәнлеге компетенциясенә караган төрле темаларны яктыртачак.

Рfr_rt абонентыннан беренче СМС-хәбәрләр Россия Пенсия фонды органнарында кәрәзле телефон номерлары булган эш белән тәэмин итүчеләр (оешма һәм предприятиеләр) адресына юлланачак. СМС-хәбәрдә Пенсия фонды органнарына агымдагы елның май ае эчен отчетны СЗВ-М формасы буенча 2019 елның 15 июненнән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәклеге хакында мәгълүмат булачак. Соңыннан мондый мәгълүмат ай саен үткәреләчәк.
СМС-хәбәр, беренче чиратта, бүлекчә тарафыннан гражданнарга уңайлык тудыру максатыннан кулланышка кертелә. Мондый СМС-хәбәр тарату республикабыздагы иминиятләштерүчеләр арасында дисциплинаны арттырырга, шулай ук эре предприятиеләр өчен аеруча әһәмияткә ия штраф санкцияләре санын киметергә ярдәм итәчәк», – дип ассызыклый Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Мәгълүматлаштыру адреслы булсын һәм гражданнарга тиешле вакытта барып ирешсен өчен Пенсия фонды бүлекчәсе республикада яшәүчеләрне яшәү урыннары буенча Пенсия фонды идарәсенә кесә телефоннары номерларын хәбәр итәргә, булганнарының дөреслеген тикшерергә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев