Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан китап нәшрияты Гүзәл Сибгатуллина укуында "Тапшырылмаган хатлар" әсәрен яздырган

Аудиокитапны Татарстан китап нәшрияты сайтында түләүсез тыңлап була.

Артист Гүзәл Сибгатуллина Татарстан китап нәшрияты сайты өчен Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" әсәрен укыды. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре Айсылу Галиева хәбәр итте.

Әсәрне әлеге сылтама ашаТатарстан китап нәшрияты сайтының аудиокитаплар бүлегендә түләүсез тыңлап була.

"Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча фильм төшерелгәч, әсәр тагын да популярлашты. Әлеге фильмда төп рольне артист Гүзәл Сибгатуллина уйнады. Шунлыктан аудиокитапны укырга без Гүзәлне чакырдык һәм лгышмадык дип уйлыйм, чөнки аның тавышы бик чиста, яңгырап тора. Аудиокитап уңышлы килеп чыкты. Кайта-кайта тыңларга да була", - диде Айсылу Галиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев