Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан китап нәшрияты Эмиль Талипов укуында "Йөзек кашы" әсәрен яздырды

Аудиокитапны Татарстан китап нәшрияты сайтында түләүсез тыңлап була.

Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов Татарстан китап нәшрияты сайты өчен Фатих Хөснинең "Йөзек кашы" әсәрен укыды. Бу хакта нәшрият хезмәткәре Айсылу Галиева хәбәр итте.

Әсәрне әлеге сылтама аша Татарстан китап нәшрияты сайтының аудиокитаплар бүлегендә түләүсез тыңлап була.

Татар әдәбияты тарихына хикәяләр остасы булып кереп калган Фатих Хөснинең әсәрләрен уку җаваплылык өсти. "Эмиль Талипов аудиокитап яздыру эшен төгәл башкарып чыкты. Артист әлеге әсәрне укыганда, геройларның хис-кичерешләрен төгәл бирә алды. Моңа инану өчен, хикәяне тыңлап карарга кирәк", - диде Айсылу Галиева.

"Аудиокитап бик җиңел тыңлана һәм күңелгә кереп кала торган булып килеп чыкты. Сайтка кереп, әсәрне тыңлаган кешеләрнең китапны да алып укыйсылары килер дип ышанам", - диде "Татар-информ" әңгәмәдәшчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев