Татарстан халкын Таиландта һәм Кубада Денге бизгәге эпидемиясе турында кисәтәләр
2018 елның гыйнварыннан июненә кадәр республикага 7 кеше Денге бизгәген йоктырып кайткан.
Куба Республикасында Денге бизгәге эпидемиясе теркәлгән. Авыру шулай ук Көньяк-Көнчыгыш Азиядә: Таиланд, Кытай, Малайзия, Япония, Һиндстанда һәм Африкада таралган. 2016 һәм 2017 елларда Татарстанда 8 кешедә бизгәк авыруы теркәлгән булган. 2018 елның гыйнварыннан июненә кадәр республикага Денге бизгәген 7 тапкыр алып кайтканнар.
Денге бизгәге күбрәк Таиландта, шулай ук Шри-Ланкада, Вьетнамда, Доминикан Республикасында һәм Филиппинда таралган. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.
Денге бизгәге черкиләр тешләүдән күчә. Бөҗәк тешләгәннән соң берничә сәгать узгач, кеше туңа башлый, башы авырта, буыннарында сызлау башлана, күзләре кызара, ютәлли, күңеле болгана, тән температурасы 40-41 градуска кадәр күтәрелә. Кайвакыт тәнгә бетчәләр чыга. Авыруның беренче билгеләре беленү белән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев