Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан авылларында яшәүче ике мең хатын-кызга бала тапкан өчен пособие түләнгән

25 яшькә кадәр беренче бала тапкан өчен 50 мең сум, 29 яшькә кадәр өченче бала тапканда, 100 мең сум пособие түләнә.

Татарстан авылларында яшәүче 2016 хатын-кыз республика бюджеты хисабыннан бер тапкыр түләнә торган 50 һәм 100 мең сум акча алган. Бу хакта журналистларга Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Ул демография мәсьәләләренең актуаль булуын әйтте. "Кызганыч, икенче ел рәттән балалар туу күрсәткече кимүен күзәтәбез. 2018 елда кимү 10 процент булды. Хәзер бу хәл бераз тигезләште. Кимү 3 процент дәрәҗәсендә", - диде министр.

2018 елның гыйнвар-ноябрь айларында республикада 42 648 бала туган. Бу, 2017 елның гыйнвар-ноябренә караганда, 3,7 процентка кимрәк. "Без "Демография" илкүләм программасына кушылдык. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, авыл җирлегендә балалар санын арттыру буенча  Татарстан үз ярдәм чараларын гамәлгә кертте", - диде министр.

"Хатын-кызлар авылда кимендә өч ел яшәп, 25 яшькә кадәр беренче баласын тапса, 50 мең сум акча түләнә. Әгәр 29 яшенә кадәр өченче баласын тапса, 100 мең сум түләнә", - диде Эльмира Зарипова.

Беренче балага федераль ярдәм чарасыннан тәүге тапкыр әни булган 15 мең 701 хатын-кызның 5892се файдаланган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев