«Татарстан агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре» республика бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә
Билгеле булганча, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан октябрь ае азагында «Татарстан агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре» бәйгесе игълан ителде.
Ул түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «Иң яхшы экономист», «Иң яхшы бухгалтер», «Иң яхшы инженер», «Иң яхшы зоотехник», «Иң яхшы ветеринар табиб», «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы кадр хезмәткәре», «Хезмәт куркынычсызлыгы буенча иң яхшы белгеч». Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны агымдагы елның 20 ноябренә кадәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына юлларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев