Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан 2023 елда «Безнең ишегалды» программасына 9 миллиард сум акча юнәлдерәчәк

Татарстан Республикасы 2023 елда «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру өчен 9 миллиард сум бүлеп бирәчәк. Республика буенча тагын 1 меңгә якын ишегалды яңартылыр дип планлаштырыла. Проект кураторы Арина Петрова шул турыда хәбәр итте.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның киләсе елда программаны гамәлгә ашыруны дәвам итәчәгебез турында бер принципиаль карары бар. Минем фикеремчә, бу иң мөһим карар. Финанслау узган елдагы кебек – 9 миллиард сум күләмендә бүлеп бирелгән. Хәзер без бу суммага нәрсә эшли алуыбыз турында исемлек төзибез. 2022 елдагы кебек үк 1000 меңгә якын ишегалды төзекләндереләчәк», – диде ул.

Быел «Безнең ишегалды» программасы буенча республикада 1212 ишегалды төзекләндерелүен хәбәр иткән иде. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда төбәк ишегалларын төзекләндерү программасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. Биш ел эчендә республикада 2014 елга кадәр төзелгән күп фатирлы йортларның 6923 ишегалды яңартылачак.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев