Татарчаны тормыш өйрәтте
Республикада ике дәүләт теле рәсми рәвештә кабул ителгән. Әмма күпчелек очракта төрле чаралар, җыелышлар рус телендә үтә. Татар теле рус теле белән бер дәрәҗәдә булгач, иллегә илле, бертигез булырга тиеш тә бит. Татарстанда яшәүче халыклар ике телне дә яхшы белергә тиеш кебек. Шулай кабул ителгән: без татарлар да кайчакта бер-беребез белән русча аралашабыз. Монда беркемне дә гаепләп булмый. Хөкүмәт татар теленең статусын күтәрү өчен шактый эш алып бара, нәтиҗәләр дә юк түгел. Барыбер дә татар телен саклау, аны балаларга, оныкларга өйрәтү үзебездән тора. Татар телен яхшы белгән башка милләт кешеләре дә юк түгел.
Князево авылында татар телен яхшы белгән, кечкенәдән татарлар белән аралашып үскән рус кешесе Николай Алексанрович Самойлов яши. 85 яшьлек бу бабайның тел турында үз фәлсәфәсе:
– Кеше күпме тел белә, шулкадәр яхшырак. Ничек инде мин Татарстанда туып-үсим дә бергә гомер иткән татарларымның телен белмим?!
Самойловлар нәселенең эзе Князево авылы тарихында матур урын алып тора. Николай Александровичның ата-бабасы да шушында туып тамыр җәйгәннәр. Александр дәдәйнең өч улы булган, хәзерге көндә бары өлкәне Николай гына исән-сау.
Бөек Ватан сугышы башланганда Николайга нибары 6 яшь кенә була. Шулай да ул елларны яхшы хәтерли.
– Кырдан бәрәңге кәлҗемәсе җыйдык, – дип искә ала ул. – Алабута ипие белән тукландык, бик авыр еллар иде.
Җитмәсә, сугыш башланганда әтисе авырып китә һәм күп тә үтми вафат була.
– Ач-ялангач булдык. Сыерыбыз бар иде, аны ашатырлык азыгыбыз булмады, бик ябык иде. Елгага су эчәргә төшкәч хәлсезләнеп егылып батып үлде, бахыркай. Без ач булгангадыр инде, мал табибы аның итен яшарга ярый дип тапты.
Николай Александрович туган авылында җиде еллык мәктәпне тәмамлаган, аннан спирт заводына эшкә килгән, төрле хезмәтләрне башкарган. Спирт заводын япкач, ул крахмал заводында тәэминатчы булып эшли башлый. Унсигез ел буе шушы хезмәтен намус белән үти. Николай Александрович балта остасы да була, заводта агачтан бөтен кирәк-яракны юнып ясап бирә. Тырыш хезмәтен күреп, аны крахмал заводының инженер-технологы итеп билгеләп куялар. Николай тормыш иптәшен дә шушында эшләгәндә очрата. Авылдашы Валентинага өйләнә, аларның уллары туа. Александр дип исем бирәләр. Язмышына шулай язгандыр: тормыш иптәше вафат була, Николай кабат өйләнә. Клавдия Ивановна белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүген Лариса белән Ольга еракта яшәсәләр дә, әти-әниләренең хәлләрен белешеп торалар. Тиздән әниләренең 85 яшьлек юбилеена кайтырга җыеналар.
Князево җирлегендә Николай Самойловны белмәгән кеше юк. Ул – җирлекнең ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе, бу вазифаны 1995 елдан бирле башкара. Бүген советта 215 ветеран һәм инвалид исәпләнә. Алар «Татарстан» совхозы поселогы, Чыршылы, Сосновый Бор, Казиле авылларында яши. Шулар белән аралашып тор да, ничек инде татарча белмә ди?!
– Ун яшьтән Чыршылы малайлары белән эшләп үстем, беркем дә өйрән димәде, үзем теләдем, чөнки татарча белү миңа кирәк иде. Тормыш өйрәтте. Хәзер татарча газеталарны да укыйм.
Николай Александрович ветераннар һәм инвалидларның өйләренә барып хәлләрен белешеп тора, поселокның мәдәният йортында очрашып торалар.
– Мин үземне, шактый авырлыклар күргән кеше булсам да, бәхетле дип саныйм, – ди ветеран.
Ә Николай Александровичның кешелекле, уңган булуы хакында төрле вакытларда алган күкрәк билгеләре, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары сөйли. Бүген дә әле ул зур планнар корып яши.
– Татарларны бик хөрмәт итәм, гомер буе иңгә-иң куеп эшләдек, яшәдек, без руслар да, татарларда бер язмышлы халыклар, – ди ул.
/ Мирһади Разов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев