Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарча яз

19 октябрь көнне «Татарча диктант» дөньякүләм акциясе уза.

Ул дүртенче ел рәттән «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Төп максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, туган телебезгә карата мәхәббәт уяту. Бүгенге көндә «Татарча диктант» акциясе Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. 2018 елда әлеге акциядә 28 илдә һәм Россиянең 40тан артык төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашты. Быел бу сан тагы да артыр дип көтелә. Бөтендөнья татар конгрессы планы нигезендә, 19 октябрьдә 13.00 сәгатьтә Тукай районы мәктәпләре базасында «Татарча диктант» акциясе уздырылачак. Диктантны яздыручылар итеп татар теле һәм әдәбияты укытучылары билгеләнгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев