Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар теле кагыйдәләрен туплаган сайт эшли башлады

Бу проект “Татарча диктант” акциясенә багышланды.

Татар телендә тыныш билгеләре һәм орфографиягә кагылышлы кагыйдәләрне бер урынга җыйган"Дөрес" проекты ачылды. Бу турыда дизайнер Илдар Әюпов үзенең фейсбугында хәбәр итә.

"Бөтен кагыйдәләрне бергә җыйган соңгы җыентык 60 нчы елларда чыккан. Ул вакыттан бирле күп кенә кагыйдәләр актуальлеген югалткан. Яңа кагыйдәләр барлыкка килә, әмма алар төрле академик китапларда гына урын ала", - ди дизайнер.

Бу проект “Татарча диктант” акциясенә багышланды. Аны гамәлгә ашыруда Тәбрис Яруллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәм иткән. Кагыйдәләрне тел белеме буенча эксперт Эльвира Динмөхәмәтова җыйган һәм бер системага салган.

Сайтта уңайлы эзләү системасы бар. Анда татар хәрефләренннән башка да язарга мөмкин, ул барысын да аңлый. Мисал өчен, "ондэу билгесе" дип язып эзләп була.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев