Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә функциональ грамоталылыкны үстерүдә информатика һәм яңа технологияләр куллану» темасына районыбызның Кнәз мәктәбендә район семинары үтте

Кнәз мәктәбе кунакларны яңартылган,капиталь ремонтланган якты класс- кабинетлары белән каршы алды. Бу мәктәптә балаларга бик тырыш укытучылар белем бирә. Вәлиева Айгөл Татарстан Республикасының «Ел укытучысы-2024» бәйгесе җиңүчесе исеменә лаек булган укытучы. Загуменова Нурия муниципаль, региональ этапта җиңү яулаган укытучы. Шәймәрданова Рамилә елның елында бәйгеләрдә катнаша, җиңүләргә ирешә.

Вәлиева Айгөл "Микъдар һәм тәртип саннары" темасына дәрес күрсәтте. Шәймарданова Рәмилә "Татар теле дәресләренә кроссворд һәм ребуслар әзерләү" темасы буенча мастер-классын карап үзебезгә бик файдалы үрнәк алдык. Загуменова Нурия "Шәхси сайт, блог яки аккаунт булдыру" буенча чыгыш ясады. Семинар "Яз Тукайны алып килде Тукайны" дигән әдәби-музыкаль композиция белән тәмамланды. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның шигырьләре төрле телләрдә яңгырады, "Милли моңнар" җыры күңел кылларын тибрәтте, татар халык биюләре күңелгә җылылык өстәде.

Тукай муниципаль районы мәгариф бүлеге методисты Шакирова Алина 2023-24 елда ирешкән уңышларга йомгак ясады, киләсе уку елында кайсы өлкәләргә басым ясарга, район һәм республика олимпиадаларына әзерлек төрләре буенча чыгыш ясады. Район семинарларында мастер- класс әзерләгән укытучыларга рәхмәт әйтте, сертификатлар бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев