Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар кызы бирнәсендә нәрсә булырга тиеш?

Бер сандык бирнә әзерли алган кыз бала тормышка әзер кеше булган, чөнки бу процесс һөнәр үзләштерү белән үрелгән.

Татар халкында кыз баланы кияүгә бирнә белән озату йоласы бар. Бирнә – кыз баланың байлыгы, кияү кешегә һәм аның туганнарына алып килгән бүләге. Борынгыдан, кыз бала кул арасына керә башлагач ук, аның әнисе, әбисеннән яки, аулак өйләргә утырмага барып, башка хатын-кызлардан кул эшләренә өйрәнгән һәм үзенә бирнә әзерли башлаган. Юкка гына яшь киленнең уңганлыгы аның сандыгындагы кул эшләренә карап бәяләнмәгән.

Безнең әниләрнең, әбиләрнең килен булып килгәндәге сандыкларын гына алыйк. Өй түрендә торалар иде бит алар! Аның өстенә чигүле япма, күпертелеп куелган йомшак чигүле мендәрләр куела иде. Ә сандык эчендә иң кадерле, затлы әйберләрне генә саклаганнар – яңага тотыла торган киемнәр, сөлге-тастымаллар, сабыннар. Хәтерлисезме ул сандыкны ачып җибәрүгә борынга иң элек сабын исе килеп бәрелә иде?

Заманалар үзгәрә. Киленнәр өчен бирнә сандыгын берара камод-шкаф яки зур чемодан алмаштырып килде. Ә соңгы вакытта кабат бирнә сандыклары модасы кире кайта башлады.

Бирнә сандыгында нәрсәләр булырга тиеш соң?

“Гомер итә башлар өчен хатын-кызга нәрсә кирәк, барысы да әзерләнгән булырга тиеш:

- Килен кабул итүче йортны яки бүлмәне “киендерү” өчен тәрәзә челтәрләре, тәрәзә пәрдәләре. Аның үлчәмен никахка кадәр, кияү буласы кеше аркылы, яшереп кенә алалар.

- Элек ак киндердән теккән кияү күлмәге, ыштан, оекчулар әзерләгәннәр. Ә хәзер исә кияү мунчасыннан чыкканда яңа кием кияләр: эчке киемнәр, җиңелчә күлмәк гел яңадан булырга тиеш.

- Хәллерәк тормышта яшәүчеләр сугылган сөлге-тастымалларны гомер буена җитәрлек итеп әзерләргә тырышкан. Махсус йола үтәгән кешеләргә бирергә дип тә әзерләнгән ул бүләкләр: су юлы күрсәтүчегә, мунча ягучыга, никах укучыга, баш кодага һ.б.

- Чиккән сөлге, кулъяулык, мендәр, өстәл япкычлары.

- Урын-җир, юрган, мендәр, ястык, чыбылдыклар.

- Яңа туганнарга: әти-әнигә, әби-бабайга, эне-сеңелләргә бүләкләр.

Бу йолалар хәзер дә яши, аның асылында ихластан хезмәт куйган кешенең күңелен күрү, рәхмәтле булу, яхшы сыйфатларыңны күрсәтү ята. Бер сандык бирнә әзерли алган кыз бала тормышка әзер кеше булган, чөнки бу процесс һөнәр үзләштерү белән үрелгән. Ә һөнәрле хатын гаилә учагын һәрвакыт нык саклаган. Яшь киленнең халык алдына чыгарган иң затлы бүләге – Сабан туена чиккән сөлгесе. Бу йола безнең якларда әле дә яши. Чиккән сөлгеләр – бәйрәмнең иң матур бизәге алар”.

Әби-бабайдан килгән һәр гореф-гадәтнең үзәгендә эш сөючәнлек, уңганлык, һөнәр белү кебек гадәтләрне үстерү ята. Юкка гына, үткәнен белгән, миллилеген сакларга тырышкан яшьләрнең тормышлары җайлы бара, дип әйтмиләр күрәсең.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев