Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар халкы стратегиясе

Чаллыда татар халкының үсеш стратегиясе эскизы буенча иҗтимагый фикер алышу узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессының милли советы рәисе Васил Шәйхразиев тәкъдим итте.

Аның билгеләп үтүенчә, җиде федераль округта фикер алышу һәм берничә иҗтимагый форумда презентацияләүдән соң стратегия кабул ителәчәк. Ул «Милли Шура» өчен төп закон булырга тиеш. Документ милли үзаң, милли рухны саклау һәм татарларның тәңгәллеген үстерү турында кайгыртып эшләнә. Стратегияне әзерләү барышында шигарь кабул ителде. Ул болай яңгырый: «Мин татар булмасам, кем булырмын соң?». Шигарь һәр кешенең күңеленә үтеп керергә тиешле. Стратегия буенча фикер алышу барышында һәркем бу сорауны үзенә бирергә һәм җаваплар эзләргә тиеш булачак. Мөһим документны эшләүдә галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре катнаша. Форумда район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров җитәкчелегендә Тукай районы делегациясе дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев