Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТАССРның 100 еллыгына

Районыбызда ТАССР оешуның 100 еллыгын билгеләп үтү елын ачу тантанасы булды. Ул узган җомга көнне «Татарстан» совхозы поселогындагы мәдәният йортында үтте. 

Башлап тарихка күз салсак, 1920 елның 27 маенда Советларның Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитетының һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советының ТАССР төзү турында карары чыга. Ләкин республиканың 100 еллыгын бәйрәм итү бер көнгә генә кайтып калмый, ул, төрле вакыйгалар бәйләнешен үз эченә алып, ел буе дәвам итәчәк. Бәйрәм итүдә дүрт юнәлеш буенча чаралар каралган. Беренчесе – тантаналы күңел ачу чаралары. Икенче юнәлеш мәдәни-агарту һәм социаль әһәмияткә ия учреждениеләр, иҗат коллективлары эшчәнлегенә багышлана. Өченчесе – фәнни һәм мәгълүмати проектлар. Дүртенче юнәлеш төзелеш һәм төзекләндерүгә кагыла. 
Бәйрәм елында республиканың үсешенә һәм танылуына китергән барлык мөһим тарихи вакыйгалар да искә алына. Җомга көнне тантаналы чарада күрсәтелгән фильм нәкъ шул турыда иде. Моннан тыш, мәдәният йорты фойесындагы «Комсомол – минем яшьлегем» дигән фоторәсемнәр, инде тарихка кереп калган әйберләр күргәзмәсе, китапханәчеләр әзерләгән китаплар тупланмасы да бәйрәмгә килүчеләрне үткәнгә алып кайтты. Ә тантанага килүче һәр кешенең күкрәгенә «Волонтер» клуб берләшмәсе яшьләре 100 еллыкны билгеләп үтү елына аяк басу символын – өч төсле тасма беркеттеләр.
Бәйрәмдә катнашучыларны Тукай районы башлыгы исеменнән район башкарма комитеты башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев тәбрикләде. «Әлеге тарихи дата үткәннәргә нәтиҗә ясау, киләчәккә күз салу өчен мөһим, – дип билгеләп үтте ул. – Халкыбыз, шул исәптән тукайлылар да, матур хезмәт үрнәкләре күрсәтә, республикабыз үсешенә үз өлешен кертә килә. Без бу вакыйганы горурланып, күп милләтле Татарстан һәм районыбыз халкына хөрмәт хисләре белән бәйрәм итәбез».
Мәдәният бүлеге башлыгы Эльмира Әхмәтҗанова исә 2020 елның мөһим вакыйгаларга бай булачагын искәртте. «ТАССРның 100 еллыгын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылауга әзерлек рйоныбызда узган елда ук башланды. Мәдәният йортлары коллективлары КВН бәйгеләрендә, «Театраль Олимп» конкурсында көч сынашты. Төрле чараларда һәрдаим катнашучы районыбыз талантларына зур рәхмәт», – диде ул. 
Район мәдәният һәм ял үзәге директоры Илнур Сәхбетдинов та мәдәни тормышны җанландыруга үз өлешен кертүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Театраль Олимп» ун ел театр куелмаган авылларны уятты. Күп райондашларыбызның талантын, осталыгын ачты. Бу бәйгеләрдә башлап йөрүчеләргә, күпме дә булса көче кергән һәр кешегә рәхмәтле без», – дип, ул киләчәктә дә актив булырга чакырды. 
Кичәдә котлаулар җыр-биюләр белән үрелеп барды. Иске Абдул мәдәният йортының «Асылъяр» ансамбле, Шилнәбаштан Константин Титов башкарган патриотик җырлар өлкәннәр күңелен кузгатмый калмагандыр. Кнәз мәдәният йортының – «Умырзая», «Энҗе», Новотрорицкое мәдәният йортының – «Новый век», Теләнче Тамак мәдәният йортының «Ефәк» ансамбльләре башкарган биюләрне һәм җырларны тамашачы яратып кабул итте. 
Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән чарадан ял итеп, тәэсирләнеп кайттык. ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү елы, гомумән, райондашларыбыз өчен матур хатирәләр чоры булыр.

Кнәз авылы мәдәният йортында узган чарада «Театраль Олимп» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде. Менә алар, конкурста призлы урыннарны алучылар:

7-12 яшьлекләр арасында: 
I урын – Биклән мәдәният йортының «Хыял» коллективы (реж. А. Р. Хәмидуллина) һәм Иске Абдул мәдәният йортының «Хыял» театр коллективының кече төркеме (реж. К. М. Ситдыйкова).
II урын – Иске Абдул мәдәният йортының «Хыял» театры (реж. К. М. Ситдыйкова) һәм Комсомол мәдәният йортының «Маленький театр» коллективлары (реж. В. И. Галләмова).

12–18 яшьлекләр арасында:
I урын – Иштирәк мәдәният йортының «Тамчы» балалар театр коллективы (реж. Г. Ф. Һадиева).
II урын – Ильбухтино мәдәният йортының «Радуга» театр коллективы (реж. Е. И. Паймулина).

35-55 яшьлекләр арасында: 
I урын – Теләнче Тамак мәдәният йортының «Алтын битлек» халык театры (реж. Р. Т. Закирова).
II урын – Биклән мәдәният йортының «Хыял» халык театры (реж. А. Р. Хәмидуллина) һәм Иске Абдул мәдәният йортының «Мизгел» театр коллективы (реж. И. Ә. Сафин).
III урын – Шилнәбаш мәдәният йортының «Маска» театр коллективы (реж. А. Н. Пономарева), Кнәз мәдәният йортының «Ялкын» театр коллективы (реж. Р В. Зарипова) һәм Сәмәкәй мәдәният йортының «Зиләйлүк» вокаль коллективы (реж. Р. Г. Гатауллина).
Күзкәй мәдәният йортының «Нур» театр коллективы (реж. Г. З. Әхмәтҗанова) гран-при иясе булды.

Аерым номинацияләрдә җиңүчеләр:
«Уңышлы дебют» – Сәмәкәй мәдәният йортының «Зиләйлүк» вокаль коллективы.
«Иң яхшы хатын-кыз роле» – Гөлнара Зыятдинова (Биклән мәдәният йортының «Хыял» халык театры).
«Иң яхшы ир-ат роле» – Радик Хаҗиев (Күзкәй мәдәният йортының «Нур» театры).
«Иң яхшы спектакль» – Теләнче Тамак мәдәният йортының «Алтын битлек» халык театры.
«Иң яхшы яшь актер» – Ренат Вахитов (Иске Абдул мәдәният йорты «Хыял» театр коллективының кече төркеме).
«Икенче пландагы иң яхшы балалар роле» – Зәлия Закирова (Иштирәк мәдәният йортының «Тамчы» балалар театр коллетивы).
«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» – Гүзәл Вәлиева (Иске Абдул мәдәният йортының «Мизгел» театр коллективы).
«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» – Илсур Сафин (Иске Абдул мәдәният йортының «Мизгел» театр коллективы).

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Фото Рөстәм Зәкиевтан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев