Якты юл
  • Рус Тат
  • Ташландык бакчага законлы рәвештә ия булу мөмкинме?

    Үз бакчаң белән янәшәдәге ташландык участокны тәртипкә китереп, үз исемеңә яздырып, аннан файдалану мөмкинме? Кайбер бакчачыларны кызыксындырган әлеге сорауга Росреестр һәм Татарстан кадастрлык палатасы экспертлары җавап бирә.

    Җир участогының хуҗасын табарга
    Ташландык хәлдәге участокның да иясе бар, һәм бары ул гына әлеге   җирнең хуҗасы була ала, аннан файдалану һәм ни дә булса эшләтү хокукына да ул гына ия. 
    Менә шул хокукларга ия хуҗаны табу өчен түбәндәге ысулларны кулланырга була:
    Участок хуҗасы турындагы мәгълүмат белән бакчачылык ширкәте (СНТ) рәисенә яки җирле хакимият органнарына мөрәҗәгать итәргә.
    Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) күчермә (выписка) соратырга. Күчермә күчемсез милек хуҗасы һәм объекты турында мәгълүмат биреп кенә калмый, аның юридик чисталыгын (арест салынмаганмы, арендада түгелме һ.б.ш. чикләүләр юкмы) тикшерү мөмкинлеге дә бирә. 
    Участокның кадастр номеры булган очракта, шул номер буенча кадастрлык картасы мөмкинлегеннән файдаланырга.  
    Хуҗа табылган очракта
    Сез әлеге участокны, әгәр ул чынлап та бакча иясенең милке икән, гражданлык-хокукый килешү нигезендә үзегезгә ала аласыз. Мисал өчен, милек хуҗасы белән сату-алу килешүе төзеп. Сатып алыр алдыннан җир участогының һәм андагы корылмаларның тиешле документларын игътибар белән тикшерергә киңәш итәбез. Исегездә тотыгыз: РФ җир кодексы нигезендә, әгәр җир участогы һәм андагы капиталь төзелеш объектлары бер үк хуҗаныкы икән, аларның язмышлары уртак булырга тиеш, ягъни алар аерым сатыла алмый. Бу очракта җир участогын андагы корылма белән бергә сатып алырга һәм үз исемегезгә рәсмиләштерергә кирәк. 
    Хуҗа табылмаса
    Хуҗасы вафат икән, участокны үзегезнеке итеп теркәргә маташмагыз, чөнки милек аның варисларына күчә (алар үзләренең хокукларын теркәмәгән булсалар да). Варислар булмаган очракта – муниципалитетка. Мондый очракларда бик үк намуслы булмаган бакчачылык ширкәте рәисләренең «кенәгәсен күчерергә дә язарга» тәкъдим итүләре бар, коткыга бирешмәгез. Дөреслек кайчан да булса ачылып, күңелсез хәлгә калачаксыз. 
    Бакча участогы муниципалитет милке булып саналган очракта, башта бакчачылык ширкәтенә әгъза булып теркәлергә, аннары җир участогы бирүләрен сорап җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итәргә була. Мондый мөмкинлек үз участокларын хосусыйлаштырмаган бакчачылык ширкәте әгъзаларының барысына да бирелә. Участокны бушлай алу өчен 2022 елның 1 мартына кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
    Аукционда катнашу кирәкме?
    Җирле үзидарә органыннан җир участогын сатулашуда (русча: торги) катнашмыйча алырга була. Моның өчен бакчачылык ширкәте әгъзасы (әгъза булып кйачан теркәлүенә карамастан) гариза яза һәм түбәндәге документларны тапшыра:
    1. Территориянең кадастр планында җир участогының урнашу схемасы. Мондый схема таләп ителмәскә дә мөмкин, әгәр: а) җир участогы урнашкан территориянең расланган ызанлау проекты булса; б) коммерцияле булмаган оешманың территориясен төзү проекты булса; в) җир участогы чикләренең кайдан узганлыгы Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында   (ЕГРН) күрсәтелгән булса.
    2. Бакча җирләрен бакчачылык ширкәте әгъзалары арасында бүлешү турындагы гомуми җыелышның беркетмәсе яки җир участоклары бүленешен билгели торган башка документ. 
    Документларны тикшергәннән соң, муниципалитет участокны бушлай бирү мөмкинлеге турында карар кабул итә, карар кабул ителгән датадан соң   5 эш көне эчендә әлеге актны, хокукка дәүләт теркәвен үткәрү өчен, Росреестрга юллый. 
    Хокукны теркәүнең нәтиҗәсе – Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан күчермә (русча: выписка).
    Җир участогына үзбуйлый хуҗа булучыны ни көтә?
    Участокка үзбуйлый хуҗа булучыга административ штраф яный (РФ административ хокук бозулар кодексының 7.1 маддәсе). Физик затлар өчен – кадастр бәясенең 1-1,5 проценты күләмендә (ләкин 5 мең сумнан да аз түгел) штраф билгеләнә. Әгәр кадастр бәясе ачыкланмаган булса – 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр. 
    Участокның хуҗасы ачыкланган очракта, ул үз милкеннән законсыз файдалану һәм китерелгән зыянны каплау турында судка гариза язарга мөмкин.
    Милек хуҗасы күчемсез милкеннән баш тарта аламы? 
    Җир участогына хуҗа булудан баш тарту өчен ТР Росреестрына гариза язып мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр гариза бирүченең участокка ия булу хокукы Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында (ЕГРН) теркәлмәгән булса, җир участогына яки аның бер өлешенә ия булуны раслаучы яки билгеләүче документ тапшырырга кирәк була. Бу очракта дәүләт пошлинасы түләнми. 
    Гариза тикшерелгәннән соң, җир участогына ия булу хокукының  бетерелүенә дәүләт теркәвен узу хакында карар кабул ителә. Шул көннән башлап гариза бирүченең милеккә хокукы беткән булып санала, ә җир участогы дәүләткә күчә. 
    Әгәр җир участогы гомерлек файдалануда булса, участоктан баш тарту турындагы гариза белән шул участок урнашкан муниципалитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

    /Марьям Файрушина фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: