Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тарихны бергәләп торгызыйк!

Искә төшерәбез, ТАССРның 100 еллыгы якынлашу уңаеннан «Якты юл» («Светлый путь») газетасы архив бүлеге белән берлектә иске фотографияләр бастыра башлады. Без укучыларбыздан тарихи вакыйгаларны барлауны, фотосурәтләрдәге кешеләрне танучыларның хәбәр бирүен сорадык.

Мөрәҗәгатебез укучылар арасында киң таралыш тапты. Районны яхшы белүчеләр күп икән бит арабызда. Кемдер архив бүлегенә шалтыратты, кемдер социаль челтәрләрдә фотографияләр астында комментарийлар калдырды. 
Динә Сабитова һәм Михаил Жилин рәсемдәге биналарның кайда урнашуын язды. Дина фотоның «Татарстан» совхозы поселогыннан төшерелүен белдерсә, Михаил аның төгәл адресын әйтте. Бу поселоктагы Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы элеккеге мәктәп бинасы булып чыкты. Рәзилә Шәйморзина да бинаны танып, «Одноклассники» төркемендә комментарий калдырды. Шулай ук фото янына үз фикерләрен Эльвира Межуева (ВКонтакте) һәм guliya15111975 (Инстаграм) калдырды.
Җыелыштан төшкән күмәк фотография дә укучыларда зур кызыксыну уятты. Әлеге сурәт буенча Гөлфия Хәмәтова, Гөлшат Хисмәтуллина, Галия Нургатина, Liliiakhamatova8449, Galiyanur68, diliara786, faniia41 үз фикерләрен язды. Күпләр анда Боерган авылыннан Роберт Исаевны таныды. Шулай ук безне газетадан һәм Интернеттан укучылар Югары Байлардан Гөлбикә Салихова, Иске Дөрештән Хәниф Закиров, Ольга Закирова, Валентина Шәйдуллина һәм Гаяз Гәрәев исемнәрен атады. Лениза Нәкыйп кызы исә бу фотодагы өч кешене таныган. 
Кызганычка, «Весенний» совхозында эшләгән өч хатын-кызны белүчеләр булмады. Социаль челтәрдә Әнисә Кашафетдинова бу хатын-кызларның Гөлсәрия бригадасында эшләгәннәрен генә әйтте. 
Безгә ярдәм итүчеләрнең барысына да олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Вакыт табып сурәтләрне караганыгыз, комментарийлар язганыгыз өчен рәхмәт. Бүген без тагын берничә фото бастырабыз. Фикерләрегезне безнең сайтта калдыра яки электрон адресыбызга (yakti.ul76@gmail.com.) җибәрә аласыз. Шулай ук 70-10-96 номеры буенча архив бүлегенә шалтыратырга була.
Архив бүлегендә район тарихын гәүдәләндергән кызыклы фотографияләр саклана. Кызганычка каршы, аларда сурәтләнгән кешеләрне һәм вакыйгаларны белеп бетерп булмый. 

  



  Бу фотографияләрдә кемнәр тасвирланган? 
  Сурәтләр кайсы елда төшерелгән?

 

 

 

 

Бу нинди биналар? 
Фотолар кайсы елда ясалган? 
Биналарның тарихы сезгә билгелеме?

 

Хөрмәтле газета укучылар! Фотографияләрне игътибар белән карагыз, аларны өлкән туганнарыгызга, дусларыгызга, танышларыгызга, авыл аксакалларына күрсәтегез. Фото сезгә ни дә булса сөйли икән, безгә хәбәр итмичә калмагыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев