Тарих ничек саклана?
Республика архивларында бер гасыр дәвамында күзгә күренми, әмма бизмәннәрдә бәяләнми торган эш алып барыла.
Бу көннәрдә Татарстан архивы үзенең бер гасырлык бәйрәмен билгеләп үтә. Кичә Хөкүмәт йортында үткән брифингта Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова йөз еллык уңаеннан үткәрелгән эшләргә нәтиҗә ясады һәм юбилей уңаеннан үткәрелгән бәйгеләрнең җиңүчеләрен атады.
Үткәнне саклаганда гына аны киләчәккә алып барып була. Тарихыбыз никадәр тирән булса да, аны архив итеп теркәү һәм өйрәнү эше моннан йөз ел элек кенә башланган. Республика архивларында бер гасыр дәвамында күзгә күренми, әмма бизмәннәрдә бәяләнми торган эш алып барыла.
Яңа документларны теркәү, булганнарын саклауга кую җиңелләрдән түгел. Соңгы елларда архивларны заманчалаштыру, фондларның техник базасын ныгыту, яңа корылмалар төзү һәм элеккеләрен төзекләндерү буенча даими эш алып барылды. Район җирлекләрендә урнашкан күпчелек архивлар, төрле бәйгеләрдә грантлар отып, моңарчы да үзләренең эшчәнлекләрен яхшырта алдылар. Фондлардагы документларны цифрлаштыру эше алып бару өчен алар тиешле җиһазлар белән тәэмин ителде. Быел юбилей чаралары кысаларында бәйгеләр берничә юнәлештә алып барылды. Коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмаларның архивлары арасында аерым бәйгеләр оештырылды. Башка еллардан аермалы буларак, быел җиңүче оешмага – 1 млн сум, икенче урынга – 750 мең сум, ә өченче урынга 500 мең сум күләмендә акчалата приз биреләчәк. Акчалар максатчан юнәлештә архив оешмаларын мәгълүматлаштыру, документларны куллануны тәртипкә китерү, цифрлаштыру эшен башкаруга тотылачак. Бүген республикадагы архив фондының 3,8 проценты, ягъни 120 меңнән артык берәмлек цифрлаштырылган. “Бу эш алга таба да дәвам ителәчәк. Киләчәктә 6-7 процент документларның электрон күчермәләрен алырбыз дип уйлыйм. Архивта, билгеле булганча, бөтен документларның да күчермәләрен алып бетереп булмый. Алга таба куллану өчен без күп кенә документларны дәүләт порталына теркәү эшен башлап җибәрәчәкбез. Анда алардан һәркем файдалана алачак”, – ди Гөлнара Габдрахманова. Моннан тыш архив эшчәнлегендә төрле документларны өйрәнү буенча, җитди һәм заманча технологияләргә таянып, зур эшләр алып барыла башлаган. “Тарихны өйрәнүчеләргә материаллар җитәрлек. Безнең заллар һәрвакыт тулы. Кызыксынучылар күп”, – диде ул бу җәһәттән.
Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, Татарстанның архив фонды документлар саны буенча Ленинград өлкәсе, Мәскәү шәһәре һәм Түбән Новгород өлкәләреннән кала дүртенче урында тора. Республикада 25 мең 929 фондта 7,4 миллионнан артык документ саклана. Шуларның 65 меңнән артыгы бәһасез дип исәпләнә, арада 18е уникаль басма булып тора. Әлеге документлар арасында рус патшаларының өстенлекләрдән файдалану өчен бирелгән жалованный грамоталары (XVI гасыр), Габдулла Тукайның фотосурәтләре һәм “Ике кояш” шигыренең кулъязмаcы, Муса Җәлил, Евгений Боратынский, Мулланур Вахитов хатлары, 1937 елгы ТАССР Конституциясе бар.
Быел Татарстан архив идарәсе беренче тапкыр “Минем шәҗәрәм” бәйгесен игълан итте. Анда мәктәп укучыларыннан башлап, бөтен кеше дә катнаша алды. Барлыгы 401 кеше үз эшен тәкъдим иткән. Шуларның 64е – өлкәннәр. Иң яшь катнашучыга – 6 яшь, иң өлкәне 80 яшьтә. Бигрәк тә Арча, Казан, Мөслим, Түбән Кама, Алабуга, Чаллы, Лениногорск, Апас, Кукмара районнарыннан нәсел шәҗәрәләрен барлаучылар күп булган. Шулай ук Мәскәү, Омск, Иркутск, Самара һәм Киров өлкәләреннән дә гаилә тарихларын өйрәнгәннәр. (Төп җиңүчеләрнең исемнәре http://arhiv.tatarstan.ru/archivdoc.htm сайтында урнаштырылган).
Бүген Татарстан архивының йөз еллыгы уңаеннан төп чаралар үткәреләчәк. Казан федераль университетында очрашулар, этнография музеен карау, Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында архивчылар катнашында коуч-сессия, тантаналы бәйрәм чарасы узачак. Биредә төп нөсхәләрдән әзерләнгән күргәзмәләр залы эшләячәк. Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов һәм республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Декабристлар урамында урнашкан Дәүләт Архивының яңа бинасын караячак. Биредә 9 мең 316 киштәдә 500 меңнән артык документны саклауга куеп булачак. “Яңа саклагычта 9 метр биеклектәге йөк күтәрү механизмы белән эшли торган киштәләр урнаштырылган. Гомумән, Татарстан архивларында беренче тапкыр документларны бозылу һәм дым тартудан саклау өчен махсус система куллана башладык. Моннан тыш цифрлаштыру өчен яңа җиһазлар урнаштырдык”, – дип сөйли Гөлнара Габдрахманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев