Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәрбиядә кешесе булган пенсионерларга өстәмә түләүләр

Яр Чаллы шәһәренең Пенсия фонды, гаиләнең эшкә сәләтсез әгъзалары карамагындагы гражданнарга иминият пенсиясенә беркетелгән түләүне арттыруны билгеләгән.

Тәрбиядә кешеләре булган пенсионерларга максималь түләү күләме 7 220 сум тәшкил итә, өстәмәне якын туганнар өчен генә алырга мөмкин, әмма алар өч кешедән артык булырга тиеш түгел.

Фондта ачыклык кертүләренчә, теркәлгән түләүне бары тик якын туганнар өчен генә алырга мөмкин. Бу, беренче чиратта, өлкән яшьтәге кешенең 18 яшькә кадәрге балалары яки балигъ булганчыга кадәр инвалидлык алган яки укый торган 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге балалар.

Шулай ук тәрбиягә алынучылар арасында якын туганнар һәм оныклар булырга мөмкин. Алар бу исемлеккә 18 яшькә кадәр яки 18 яшьтән 23 яшькә кадәр һәм закон буенча аларны тәрбияләргә тиешле хезмәткә сәләтле башка туганнары булмаган очракта кертелергә мөмкин. «Иждивенец»ларга шулай ук пенсия яшенә җиткән яки пенсияләре пенсионерның яшәү минимумыннан түбәнрәк, инвалидлыгы булган ата-аналар һәм ир белән хатын керә.

Пенсиягә өстәмәне тулыландыралар, ә хезмәткә яраксыз гражданга билгеләнә торган ярдәм чаралары алмаштырылмый, дип ассызыкладылар Россия Пенсия фондында. Ул гариза бирү тәртибендә билгеләнә. Әгәр фондта кирәкле белешмәләре бар икән, өстәмә документлар кирәк булмаска мөмкин. Әмма аерым очракларда пенсионерга раслаучы документларны тапшыру кирәклеге турында хәбәр итәчәкләр.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев