Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тар белгечләр җитми

Атналык киңәшмәдә халыкка медицина ярдәме күрсәтү сыйфаты турында сөйләштеләр.

Соңгы елда районның сәламәтлек саклау системасында шактый зур эшләр башкарылды. Фельдшер-акушерлык пунктлары төзелде һәм ремонтланды, үзәк дәваханә капиталь төзекләндерелде, бүген техника һәм җиһазларны яңарту бара. Җитди проблемаларның берсе булып кадрлар белән тәэмин итү кала. Тар белгечләр, авыл фельдшерлары җитми. Район башлыгы Фаил Камаев үзәк дәваханәнең баш табибы Галим Сабирҗановтан бу юнәлештә планлы эш булдыруны таләп итте. Беренче чиратта стипендиатлар әзерләү системасын булдырырга кирәк. Яшь белгечләрне үзебездә беркетү өчен эшләгән чорда яшәү өчен фатирлар төзү мөмкинлеген эзләргә дә вәгъдә итте район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев