Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Таптамасак иде игенне

Дөньяның иң кадерле ризыгына карата мәрхәмәтле булсак иде.

Телевизордан Айрат һәм Радик исемле җырчы егетләрнең «Ике йөрәк» җырының клибын карап утырам. Иген басуында төшерелгән җыр күңелемдә балачак хатирәләрен яңартты...

Сугыштан соңгы авыр еллар, ашарга такы-токы чаклар. Авылда яшәп көн күрүче бик күпләрнең чын оннан пешерелгән ипине хәтта төшләрендә дә күргәне юк. Кояштан да алда торып, кояш баеганчы тир түксәләр дә, эшләгәннәре өчен бер грамм ашлык бирелми. Чөнки урып-җыю башлануга, район түрәләре бар булган икмәкне дәүләткә тапшырта. Урак булып узган басудан коелып калган башакларны да җыярга ярамый. Тотылсаң, җәза көтә, хөкем итәләр.

...Әнинең: «Кырларны саклыйлар. Бармыйсың, рөхсәт итмим!» – дип кисәтүенә дә карамастан, куркуны җиңеп, балачак һәм гомерлек дустым Галимҗан Бәйрәмов белән (мәрхүм инде) башак җыярга барырга батыр­чылык иттем. Өйдә ашарга җитмәү мәҗбүр итте. Үсә торган чак, тамак ачып кына тора. Башак булсамы?! Уып бөртекләрен аралыйсың да, рәхәтләнеп ашыйсың!..

Иңбашларыбызга аскан букчага алты-җиде башак табып салырга да өлгермәдек, янәшәдәге салам өеме эченнән әче, чырылдавыклы тавышы белән кычкырып, яртылаш ирләрчә киенгән, усаллыгы исә йөзенә бәреп чыккан урта яшьләрдәге бер хатын килеп чыкты. Без белмәгән һәм беркайчан да күрмәгән кеше иде ул. Килеп тә чыкты: «Каптыгызмы! Колхозның әле бер тапкыр да җыеп алынмаган кырыннан башак урларга дип килгән саранчалар, сасы көзәннәр! – дип ярсыды ул. – Хәзер моның өчен күрмәгәнегезне күрсәтәм», – диде дә кулындагы бер метр озынлыкта, ирләрнең баш бармак юанлыгындагы шомарып беткән таягы белән Галимҗанның җилкәсенә китереп тә сукты. 

Авыртуга чыдый алмыйча, дустым өзгәләнеп кычкырып ук җибәрде. Тәмам өнебезне алган хатын, шуны гына көткәндәй, таягын җиргә бәрде дә, йөзе ап-ак булган Галимҗанны уңлы-суллы яңакларга ук кереште. Дөмбәсләвеннән туктагач һәм качып китмәсен өчен, дустымның баш киеме белән букчасын да тартып алгач, әлеге хатын сорау алуга кереште. «Әти-әниеңнәр кем, үзеңнең исемең ничек? Шпана иптәшеңнең исемен дә әйт. Башак җыярга ничә тапкыр килдегез инде? – сорауларны тезде генә. – Җавап бирмәсәң, баш киемең белән букчаңны кире кайтару түгел, күлмәк-ыштаныңны да салдырып, шәрә калдырачакмын», – дип тә өстәде. Вәхшилеге бар дөньясын биләп алган, явызларның явызы булган бу хатынның кисәтүле, янаулы сүзләреннән дустым сулык-сулык елап, яшен коярга кереште. Якын дустымны шундый хәлдә күрү авыр иде миңа. Үз гомеребездә беренче тапкыр әнә шундый рәхимсезлек белән күзгә-күз очраштык. Кайчандыр урак булып узган басуда, каты камыл арасыннан кечкенә кулларыбызны ерта-ерта, берән-сәрән төшеп калган башак­ларны җыйган өчен, әни кешеләрдә була торган күркәм сыйфатларын югалткан юньсез хатын тарафыннан Галимҗанның кыйналуы яшь йөрәгемдә беркайчан да онытып булмаслык яра калдырды.

Күңелемне үкенеч хисе биләп алды: ник әниемнең үгетләүләренә колак салмадым соң, ә?! Галимҗан үзе дә: «Мансур, бармыйк­мы әллә, нишләптер аягым да тартмый. Елгада балык кына каптырыйк, чиртә башлаган, дип әйтәләр», – дигән иде бит. Соңгы тапкыр барыйк та туктарбыз, дип, аны да күндердем шул.

...Кинәт мине кыюлык биләп алды. «Әй, оятсыз, әшәке хатын! – дип кычкырдым. – Ни хакыгыз бар сезнең әтисе фронттан кайтмаган иптәшемә кул күтәрергә? Берни әйтмә, сөйләмә аңа, дустым. Кулын тешлә син аның! Канатырлык, үзәгенә үтәрлек итеп тешлә!»
«Ах, акыл өйрәтеп маташучы дуңгыз малай. Телең шундый озынмыни әле синең?!» – явыз хатын Галимҗанны онытып, таягын кулына алып, миңа таба килә башлады. Ә безнең судагы балыклар кебек йөзә, һавадагы җитез кошлар кебек «оча» торган чагыбыз иде шул. Артыбыздан җилләр генә исеп калды. Шуннан соң башак эзләп басуга аяк та атламадык.

...Телевизорда җыр яңгырый. Буй җиткән ике җырчы егет иген басуында сикерә-сике­рә бии. Игенченең маңгай тире тамган, зур чыгымнар түгелгән басуда күкрәп үскән иген таптала. Йөрәк әрни. Теге заманнарны уйлыйм. Бу фани дөньяның тоткалары булган игенчеләребез кадерләп үстергән иген басуларын кемнәрнеңдер әнә шулай таптавы, кадерсезләве өчен борчылам. Дөньяның иң кадерле ризыгына карата мәрхәмәтле булсак иде.

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев