Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Батыр даны үзе исән чакта һәйкәл булып калыкты

Бу атнаның чәршәмбесендә Тукай районы өчен ике мөһим вакыйга үтте.

Беренчесе – Иске Абдул авылында легендар көрәшче, танылган райондашыбыз Раббани Шәрип улы Шәриповның бюстын ачу тантанасы һәм Түбән Суыксу авылының «Алга» спорт комплексында Раббани Шәрипов Кубогына көрәш буенча турнир узды. 


Иртәнге сәгать унда башланасы чара алдыннан, тантанага чакырылган мәртәбәле кунаклар: ТРсы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТРның Көрәш федерациясе президиумы рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов, район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев, ТРсы Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутаты Марсель Җәвит улы Мингалимов Раббани Шәрипов яшәгән йортка барып, аның белән күрештеләр, хәл-әхвәл белештеләр. Әлбәттә, көрәшче буларак, Раббани абый кунаклар белән милли көрәш темасына шактый сөйләште. Марат Готыф улы исә, легендар спортчының яшь чакларын, келәмдә яулаган иң матур җиңүләрен искә төшерде. 
– Раббани абый һәрвакыт дәрәҗәсен белеп көрәште, җиңүләргә дә, отылган чакларына да фәлсәфи карашта иде. Нәрсә генә булса да, йөзен югалтмады, бик тыныч, зур хөрмәткә ия спортчы булып кала белде, – диде Марат Әхмәтов. 
Аннары ул, район башлыгы Фаил Камаев белән бергә танылган райондашыбызга истәлекле бүләкләр тапшырды, исәнлек-саулык теләде. Очрашудан соң, кунаклар Иске Абдул авылының мәдәният йорты янында, Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына багышланган һәйкәл янында урнаштырылган бюстны ачу тантанасына юнәлделәр.
Алар килгәндә биредә Раббани Шәриповның авылдашлары, танылган көрәшчеләр, спортчыны хөрмәт итүчеләр җыелган иде. Сәламләү сүзләре белән халык алдында башта Марат Әхмәтов чыгыш ясады, аның сүзләренә район башлыгы Фаил Камаев та кушылды.  
– Бүген безнең районыбызда истәлекле чара – районыбызның танылган көрәшчесе Раббани абыйга бюст ачу чарасы үтә. Әлеге эшне без Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе ярдәме белән эшлибез һәм аларга моның өчен бар район халкыннан рәхмәтебезне җиткерәбез. Әлеге бюст шәхеснең исән чагында аңа карата зур хөрмәт билгесе, яшь көрәшчеләргә менә дигән үрнәк, – диде Фаил Мисбах улы. 
Аннары халык алдында Раббани абыйның улы Ришат Шәрипов, районның, Чаллы шәһәренең танылган көрәшчеләре дә чыгыш ясадылар. 
Ниһаять, дулкынландыргыч мизгелләр дә җитте. Марат Әхмәтов, Фаил Камаев һәм Ришат Шәрипов өчәү бергә, тантаналы музыкага бюстны ябып торган ак җәймәне салдырдылар. Халык алдында бронза төстәге, күкрәгенә «Чемпион» дип язылган тасма таккан, яшь Раббани Шәриповның бюсты пәйда булды. Авыл халкы һәм кунаклар аны дәррәү алкышлар белән каршы алды. 
Тантана тәмамланганнан соң, милли көрәш яратучылар Түбән Суыксу авылына юл тоттылар. Биредә көрәш буенча 2005 елда туган һәм аннан да яшьрәк ир-егетләр арасында Раббани Шәрипов Кубогына XII ачык турнир үтте. Анда республиканың төрле районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән яшь спортчылар көч сынашты. 
Турнирны сәламләү сүзләре белән Марат Әхмәтов һәм Фаил Камаев ачып җибәрделәр. Шулай ук алар Тукай районының күренекле спортчыларына дәүләт һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырды. Районның «Спорт мәктәбе» теренеры Марат Мөхәмәдиевка « ТРның атказанган физик культура хезмәткәре», билбау көрәше буенча Россия беренчелеге җиңүчесе, Бөтенроссия ярышлары призеры Нияз Сәрваровка билбау көрәше буенча спорт мастеры кандидаты исеме бирелде. Шулай ук билбау көрәше буенча Дөнья Кубогында югары спорт уңышларына ирешкән өчен район «Спорт мәктәбе»нең инструктор-тренеры, билбау көрәше буенча өч тапкыр Дөнья чемпионы Илназ Рамазанов, «Спорт мәктәбе» тренеры Артемий Артемьев, милли көрәшне балалар һәм яшьләр арасында популярлаштырганы өчен спорт мәктәбенең көрәш буенча тренеры Тәнзил Хәмәдиев район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Шулай ук хатын-кызлар арасында ТРсы һәм Россия беренчелекләре, билбау көрәше буенча Дөнья беренчелеге призеры Дания Гыйзатуллинага да чәчәк бәйләме, кыйммәтле бүләк тапшырылды. 
Аннары, районның яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илнур Гәрәев турнирның регламенты белән таныштырып, ярышларга башлангыч бирде. 
Киеренке бил алышулар нәтиҗәсендә Раббани Шәрипов Кубогына үткән турнирда иң көчлесе дип Тукай районы көрәшчеләре танылып, Кубокка ия булды. Икенче урынны Чаллы шәһәре спортчылары, өченче урынны Зәй районы көрәшчеләре алды. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.           
    

Алсу Тимерханова
Рөстәм Зәкиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев