Тагын сукбай этләр турында...
Бу проблема бик четерекле. Чишелешен дә бер селтәнүдә табып булмас төсле. Халык арасында да караш төрле: берәүләр хуҗасыз эт-мәчеләрне рәнҗетмәү яклы, ә зыян күргән кешеләр аларны юк итәргә кирәк дигән кискен фикердә. Һәр ике якның да үз дәлилләре бар. Бары үз башына төшмәгәннәр генә битараф калырга мөмкин.
Социаль челтәрләрдә сукбай этләрнең тавык-чебешләргә, хәтта кешеләргә һөҗүме турында хәбәрләр бик күп, алар көн саен өстәлә тора. «Якты юл» («Светлый путь») газетасында әлеге тема һәр ел саен берничә мәртәбә күтәрелә, чөнки зарланып мөрәҗәгать итүчеләр бетми. «Бөтен дөньяны хуҗасыз этләр басты, хәзер алар беркемгә кирәкми», «Аларга тияргә ярамый, эт кешедән кадерлерәк хәзер» кебегрәк фикерләрне еш ишетәбез, укыйбыз. Шушы көннәрдә Суровкадан Айгөл Харисова: «2019 елда бер сарыгыбызны будылар. Быел теплицага кереп, шунда япкан әтәчләребезне ботарлап чыктылар», – дип зарланды.
Этләрне үтерү закон тарафыннан тыелганлыгын беләбез. Узган елның 1 январеннан яңа закон үз көченә керде. Аның кысаларында 2020 ел башыннан «Этләрне тоту – стерильләштерү – вакцинация – элекке яшәү урынына кире кайтару» программасы эшли. Аларны тотып, 20 көн приютта асрагач, колакларына сары тамга беркетеп, яшәгән урыннарына кире җибәрәләр. Муеннарында хуҗасының исем-фамилиясе язылган алкасы булган этләр хуҗасына кире кайтарыла, хуҗасызлары урамга чыгарып җибәрелә. Бу проблеманы өлешчә җиңеләйтер дә. Ләкин этләр шактый озын гомерле һәм стерильләштерелгән эт беркемне дә тешләмәс дип әйтеп булмый.
Тукай районында хуҗасыз этләрне тоту белән шөгыль-ләнүче оешма юк. Район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлегендә аңлатуларынча, башкарма комитет 2021 елга хуҗасыз хайваннарны контрольдә тоту максатында махсус бер оешма белән килешү төзегән. Сукбай этләрне тотуга гаризалар авыл җирлегенең башкарма комитетына юлланырга тиеш.
«Чит бер юридик зат белән төзелгән килешү генә этләрдән саклап кала аламы?» – дияр кайберәүләр. Әйе, бәлки бу очракта чаралар комплексы турында сүз алып барырга кирәктер: стерильләштерү, чип беркетүдән алып «гомерлек приютлар» төзүгә, законнарны кабул итүдән башлап аларның үтәлешенә ирешүгә кадәр. Бюджет акчаларын чыгарырга туры килер. Һәрхәлдә, туктаусыз ни дә булса эшләргә. Чөнки этләр үрчүдән туктамый, проблема тиз генә тулысынча хәл ителмәячәк.
Шул ук вакытта һәркайсыбыз үзеннән башларга тиеш икәнлеген онытмыйк әле. Проблема кешеләрнең үзләрендә дә, чөнки сукбай этләр безгә күктән төшмәгән бит. Кемдер асрарга алганнан соң туеп чыгарып җибәрә. Бакчасында җәен ияләштереп асраучылар да аларны стерильләштерү чарасын күрми. Ә безнең район территориясендә, шәһәр якын булганлыктан, бакчалар күп. Көз көне ташлап калдырылган этнең үз тормышы белән яшәве, үрчүе, ачлыктан ерткычка әйләнүе табигый. Аларның кайчан кемгә ташланасын беркем дә белми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев