Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тагын ике тукайлыга ярдәм иттеләр

Районда эшләп килүче хәйрия фонды физик мөмкинлекләре чикләнгән тукайлыларга булышуын дәвам итә.

Шушы көннәрдә ул тагын ике гаиләне сөендерде. Бу юлы «Татарстан» совхозы поселогында яшәүчеләргә бәхет елмайды. Эльвира Рәхмәтуллина балалар церебраль параличы куелган 14 яшьлек улы Данилга инвалид коляскасы алды. Беренче төркем инвалид, 63 яшьлек Владимир Самойлов исә махсус матрацлы һәм кан басымын контрольдә тоту өчен тонометрлы булды.
Искә төшерәбез: фонд инвалид балаларга һәм өлкәннәргә техник реабилитация чаралары, кыйммәтле дарулар алырга ярдәм итә. Гариза белән район хакимиятенең ветераннар һәм инвалидлар җәмгыятенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X