Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тагын да матуррак чыршы

Яңа поселогында Тукай районының төп чыршысы бизәлә. Аның тирәсендә боздан сыннар коела. Чыршы янында ук боз шәһәрчеге корылып килә. Биредә эшнең кызган чагы. Тукайлылар монда да бердәм булып, күмәк көч куя. 

Төп чыршы дигәндә, күләмле эшне күз алдында тотарга кирәк. Чыршы бастырып куеп бизәдек тә, эш бетте түгел. Урман кунагын башта ылыслы ботаклар белән «киендерергә» кирәк. Аннары аны балкып торырлык итү өчен электрүткәргечләр сузарга туры килә. Чыршы берүзе сураеп тормасын өчен, аның тирәсендә яшел күлмәкле сеңелләре – тәбәнәгрәк буйлы чыршыкайлар, кар кызлары һәм егетләре тезелешеп китсә күңелле...
Без килгән көнне төп чыршыны да, кечкенәләрен дә киендереп бетереп киләләр иде. Мәдәният, мәгариф, торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш һ.б. тармакларда эшләүчеләр килгән бирегә. Һәркайсы үз җаваплылыгындагы мәйданда эшли.  
Чыршы каршында ук тамашалар урыны – сәхнә корыла. «Тукай-Тепло-Газ» предприятиесе егетләре сәхнә түрен бизәп кую өчен тимер челтәр үрү белән мәшгульләр. Төп чыршы мәйданында алар бер атнадан артык эшлиләр инде.
Аз гына арырак тулы бер шәһәрчек булып калкып чыккан корылмалар күтәрелеп килә. Арада иң күләмлесен – лабиринтны «Татмелиорация» ачык акционерлык җәмгыятенең Тукай районы филиалы хезмәткәрләре кора. Буадан кисеп алып менгән бозны кирпеч итеп кисәләр, өйгәндә арасына кар «боткасы» сылап баралар. Лабиринтның биеклеге бер метрдан югары, әйләнәсе буйлап яктырткыч кабель сузылган. «Безнең районның төп чыршысы шәһәрләрнекеннән дә матуррак итеп бизәлә. Бигрәк тә соңгы бер-ике елда масштаблы итеп корылды, быел да ким булмаячак», – ди Фәһим Вәлиев. Ул «Татмелиорация»дә егерме ел эшли инде, кайсы елны бәйрәм ничек үткәнен белеп чагыштыра.  
Боздан коелган сыннарны – кар егетләрен һәм кар кызларын – район педагоглары киендерә. Комсомолец мәктәбе укытучылары үзләренең «егете»нә кич утырып калфак теккәннәр. Мәктәп директоры Әлфия Әгъләмова, рус теле укытучысы Фәридә Кузнецова, татар телчесе Фәнил Галимов ак каймалы кызыл калфакны иясенә кидертеп тә куйдылар. 
Чыршы бәйрәменә килгән кешеләр боз шәһәрчегенең тавында, «чаша»сында шуа алачак. Тимераякта шуарга яратучылар өчен шугалак ясала. Ветеринария берләшмәсе егетләре аның корпусын корып, яктырткычларын сузганнар. Хәзер буадан су сиптереп, мәйданны тигезләп катыралар. Ярдәмгә район спорт мәктәбе тренеры Илдус Нәҗмиев килгән. «Төп чыршы мәйданын 20 декабрьгә әзерләп бетерергә кирәк», – ди ул. 
Менә шулай, ярдәмләшеп, бергәләп алынганда, авыр эш җиңел тоела. Көннәр салкын торса да, туңдык, арыдык дип зарланучы юк. Матурлык тудыручыларның хезмәтен күрә һәм саклый белсәк иде. Яңа ел тамашалары узганнан соң да яшел чыршы белән боз шәһәрчеге поселокны бизәп, балкып торыр дип ышанабыз. 
19 декабрьдә Яңа поселогы чаңгы базасында мәктәпләр, авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләр командалары арасында чаңгы ярышлары уза. Узышлар сәгать 10да башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев