Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиб коронавирусны Кытайдан килгән посылкалар аша йоктырып булмавын җиткерә

Кытай 2019-nCoV яңа коронавирусы чыдамсыз.

2019-nCoV яңа коронавирусын Кытайдан килгән посылкалар аша йоктыру мөмкин түгел. Бу хакта Пирогов исемендәге фәнни-тикшеренү медицина университетының йогышлы авырулар кафедрасы җитәкчесе профессор Владимир Никифоровка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Эпидемиологик планда Кытайдан килгән посылкалар тулысынча куркынычсыз, бу вирусның чыдамсызлыгыннан чыгып карала < ... >" » - дип аңлатты Никифоров. Кеше организмыннан тыш вирус кисәкчәләре бер-ике көннән дә артык яшәми, дип өстәде ул.

Шулай итеп, медик Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милоновның коронавирус хәле аркасында Кытай интернет-кибетләреннән посылкалар кабул итүне вакытлыча тыярга дигән тәкъдименә аңлатма бирде.

КХР товарларында «теләсә кайсы вирус өчен табигый инкубатор»ны күргән парламентарий РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгына һәм «Россия почтасы» генераль директорына тиешле тәкъдим юллаган, бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренә караганда, 2019-nCoV Кытайның яңа коронавирусы гадәти гриппка караганда азрак зыянлы һәм үлемгә китерү очрагы да азрак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев