Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиб коронавирус белән авырганда бик яхшы ысул барлыгын әйтте

Табиб коронавирус белән авырганда бик яхшы ысул барлыгын әйтте.

Телетапшырулар алып баручы һәм табибә Елена Малышева Беренче канал эфирында коронавирус вакытында температураны ни өчен парацетамол белән төшерергә кирәклеген аңлатты.

Ул әлеге препаратның универсаль булуын билгели. "Парацетамол бөтен кешегә дә туры килә. Иң мөһиме — ул йөкле һәм бала имезүче аналарга да рөхсәт ителгән", — дип аңлата Малышева.

Медик билгеләп үткәнчә, парацетамол — температура төшерә торган препарат, аның хәвефсезлеге йөкле хатын-кыз һәм бала өчен "иң югары критерий белән расланган".

Шул ук вакытта ул 12 яшьтән кечерәк балалар өчен аспиринның куркыныч булуы турында кисәтә. "Температураны төшерү өчен аны биргәндә көзән җыерырга мөмкин ", — дип аңлата табибә.

Малышева өлкәннәргә дә, балаларга да ибупрофен эчәргә була, дип тә өсти.
 

 

Фото:pravmir.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев