Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сыйфатлы ризык ярминкәдә

Ярминкәләрнең гөрләгән чагы. Узган шимбә көнне дә «Төзүче» стадионы каршындагы мәйданда Тукай районы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре үз товарларын шәһәр кешеләренә тәкъдим итте. 

Яңа Бүләктән Раушания һәм Илшат Газизовлар шимбә ярминкәсенә үзләре үстергән каз итен алып чыкканнар. Көр түшкәләрдән сәүдә өстәлләре сыгылып тора. Казның итен-маен гына түгел, сатып алучыларга каз канаты, май канаты, мамык мендәрләр дә тәкъдим итә Газизовлар. «Ел да йөз иллешәр каз бәбкәсе алып үстерәбез. Көзге ярминкәләр җитештергән продукциябезне урнаштырырга бик ярдәм итә, шуңа күрә даими йөрибез», – ди Раушания. 
Ә мәләкәслеләр: «Без-нең җирлек бүген Василий Михайловичтан ысланган тавык, үрдәк, каз, дуңгыз ите тәкъдим итә», – дип елмаешалар. Авыл җирлеге башлыгы Валентин Артемьев әйтүенчә, Мәләкәстә яшәүче Василий Тимофеевның ишегалдында ыслау цехы эшләп тора. Итне үзләре сатып алып та, кешеләрнең заказы белән дә әзерлиләр икән. «Тимофеевларның продукциясен беләләр, яратып алалар», – ди ярминкәгә сатучы булып килгән Ләйсән Сәлахова, ысланган үрдәк түшкәсен сатып алучының пакетына сала-сала. 
Калмия авыл җирлеге палаткасында сәүдә итүче Ләйсирә Сәхибҗанова да үз әйберләрен мактый: «Яңа гына каз өмәсе узды, каурыйларын сыдырып май канатлары ясадык. Каз канаты алып җибәрегез, машина өстенә яуган карны сыпырып җибәрергә менә дигән ул». 
Ит сатучылар рәтендә Борды авылыннан килгән Елена һәм Георгий Тимофеевлар белән таныштык. Әлеге гаилә үз шәхси ярдәмче хуҗалыгында үстергән сыер итен тәкъдим итә. «Биш-алты айлык бозаулар сатып алабыз, алар бер елдан да ким асралмый. Терлек азыгын да үзебез әзерлибез: кырык гектар җирдә бөртеклеләр һәм печән үстерәбез. Мөмкинлек чыгуга, берәр төрле техника булдырырга тырышабыз», – дип тыйнак кына үз эшләре турында сөйли Георгий. Әти-әниләре һәм туганнарының ярдәмен бик кыйммәт бәяләүләре турында әйтергә дә онытмый. Үз хуҗалыгын алып баруны артык батырлыкка санамый, авылда тормыш итәргә ниятләгәч, кулга тотардай эш кирәк, дигән фикердә ул. 
Тимофеевлар атна саен ярминкәгә чыгалар. «Үзе-безнең сатып алучыларыбыз да бар хәзер. Шөкер, сәүдә начар бармый», – диләр алар. 
Иске Дөрештә крестьян-фермер хуҗалыгы алып баручы абыйлы-энеле Инзир һәм Рәмзил Фәрраховлар бүгенге көндә 20 баш ат һәм 50 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Алар «Эш башлаучы фермер» программасы буенча грант алуга ирешкәннәр. Шуның хисабына терлек азыгы хәзерләү техникасы сатып алу, терлекләр санын арттыру мөмкин булган. 
Ярминкәдә сату итәргә Инзирның хатыны Гөлназ да чыккан иде. Ул балалар бакчасында эшли. Үзе дә өч бала әнисе. Шулай булса да, уртак гаилә эшеннән читтә түгел, ярминкәләргә чыгарга да вакыт таба. 
Үзләре продукция җитештереп, шуны халыкка тәкъдим итүче булдыклы райондашларыбызны күреп сокланмый мөмкин түгел. Продукцияне сәүдә ноктасына китереп җиткергәнче, ай-һай зур хезмәт, бик күп тырышлык кирәк бит. Ә сату итү мөмкинлеге булдырылу – көзге ярминкәләр үткәрелүне җитеш-терүчеләр югары бәяли, чөнки аларның үзләренә ярдәм йөзеннән оештырылуын аңлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев