Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сыйфатлы һәм кулай

Кече Шилнә авылында яшәүчеләрне күптән борчыган су проблемасы хәл ителде. Хәзер монда су чистарту пункты бар. Авыл халкы суның сыйфатыннан канәгатьме? Шул сорауга җавап эзләдек.

Су чистарту пункты Кече Шилнә авылына керү юлында урнашкан. Кеше күп йөри торган урын. Янәшәдә мөhим объектлар – торак йортлар, мәктәп.
– Су ул – сәламәтлек чыганагы. Балалар да шушы пункттан алган суны эчә. Бик уңайлы да, суы да тәмле, йомшак та, – дип сөйлиләр ата-аналар.
Кече Шилнә авылында әлеге су чистарту пунктын «Татарстан коммуналь челтәрләре» җәмгыяте урнаштырды. Ул узган елның декабрь аеннан инде файдалануда.
– Сусыз торган булмады, әмма моңарчы эчә торган су бик каты кебек иде. Аны киметер өчен кибеттән фильтр алып та кулландык, аннары чишмәгә барып та су алып кайта идек. Шөкер, хәзер рәхәткә чыктык. Күпме телисең, шулкадәр алып була, – дип сөйли Гөлнара Зарипова. 
Иң элек «Татарстан коммуналь челтәрләре» җәмгыяте авыл территориясеннән алынган суга анализ ясатты. 
– Тикшерү нәтиҗәләре буенча су санитар-гигиена hәм микробиологик таләпләргә туры килә. Тик суның катылыгы нормадан артык югары булып чыкты, – ди «Татарстан коммуналь челтәрләре» җәмгыяте директоры Риф Миңнекәев.
Шуны исәпкә алып, район башлыгы Фаил Камаев тәкъдиме белән, фильтр урнаштырырга булдылар.
– Су берничә төр фильтр аша үтә, ультрашәмәхә нурлар белән зарарсызлана. Нәтиҗәдә суның сыйфаты да яхшыра, бүген ул бөтен нормаларга туры килә, – дип сөйли су чистарту җайланмасын урнаштыручы оешма директоры Александр Госьков.
Бүген атнага 300 литрдан артык су сатыла. Бер литр суның бәясе – 3 сум. Пунктның терминалы 1, 2, 5, 10 сумлык акчаларны кабул итә. Әлеге проект үзе 830 мең сумга төшкән.
Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Адель Даутовның әйтүенә караганда, моңарчы авыл халкыннан су сыйфаты буенча мөрәҗәгатьләр күп булган. Бүгенге көндә алар пунктның эшеннән канәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев