Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сыер асраучылар нинди субсидияләргә өмет итә ала?

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гадәти сыер алучыларга – 30 мең, ә токымлы сыер кайтаручыларга 40 мең сум акча бирә.

Узган елдагыча, быел да шәхси ярдәмче хуҗалыкларда савым сыерлары һәм кәҗә тотучыларга субсидияләр бирелә.

Моннан тыш, сөтлебикәләргә ветеринария хезмәтләре өчен тотылган чыгымнарга да субсидия кайтарыла. Шунысын белеп тору мөһим: быелдан әлеге акчалар бердәм субсидия рәвешендә таратылачак. Әлеге субсидияләр халыкка март аенда биреләчәк. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге белгечләре аңлатканча, әлеге акчаларны бирү тәртибе түбәндәгечә башкарыла: бер савым сыерына – 2300, ике савым сыерына – 1 башка 3300, өч һәм аннан күбрәк сыерга – 1 башка 4300 сум. Ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган бәтиләр өчен бирелә торган субсидия күләме 1 башка 500 сумны тәшкил итә.

Татарстанның Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең бухгалтер исәп-хисабы, икътисадый планлаштыру һәм дәүләт заказы бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлйөзем Төхвәтуллина безгә ветеринария хезмәтләре өчен тотылган чыгымнарга бирелә торган субсидияләр турында тәфсилләп аңлатты.

Безнең республикада терлек асраучы шәхси хуҗалыкларга бушлай һәм түләүле хезмәт күрсәтү каралган. Туберкулез, бруцеллез, себер түләмәсе, тилчә кебек аеруча куркыныч авыруларга бушлай прививка ясала. Бу дәүләт биреме кысаларында башкарыла торган эшләр. Моннан тыш, район ветеринарлары түләүле хезмәт күрсәтә ала. Ләкин бер сыерга тотылган чыгым 500 сумнан артып китмәскә тиеш. Күрсәтелгән хезмәтләрнең бәясе кыйммәтрәк булса да, халыктан бары тик 500 сум акча гына алырга хокукыбыз бар. Әлеге 500 сумнан 300 сум акча субсидия рәвешендә кире кайтарыла, – диде Гөлйөзем Төхвәтуллина.

Быел кертелгән үзгәрешләргә килгәндә, җитәкче аңлатканча, әлеге акчалар Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан бирелә торган субсидиягә кушылып киләчәк. 

Һәр хуҗалык белән 500 сум күләмендә акча түләү шартын куйган килешү төзелә. Шәхси хуҗалык хуҗасы язын һәм көзен башкарыла торган ветеринария хезмәтләре өчен 500 сум акча түли. Әлеге килешүдә ничә сыер бар, барысы да күрсәтелә. Һәм субсидия дә һәр сыерга тотылган чыгым өчен кайтарыла. 1 гыйнварда реестрда ничә баш сөтлебикә бар, килешүдә шул күрсәтелә. Мал табибы һәр сыерга җаваплы һәм алар аңа хезмәтләрне октябрь аена кадәр күрсәтергә тиеш. Субсидия килешү төзелеп, якынча бер ай узгач кайтарыла, – диде ул.

Быелдан республикада тагын бер субсидия гамәлгә керде. Бу хакта еллык коллегиядә Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов хәбәр иткән иде. Шәхси хуҗалыкларда лейкоз авыруын булдырмый калу һәм сыерларның баш санын арттыру максатыннан, быел республика бюджетыннан лейкозлы сыерларны сәламәт малга алыштырачаклар. Ягъни, кешеләрнең авыру терлекне тапшыру һәм сәламәтен алу белән бәйле чыгымнары компенсацияләнәчәк. Моның өчен республика бюджетыннан 150 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Бу чаралар йогышлы авырулар йоктыруны 2021 елга кадәр 0,5-1,5 процентка киметер һәм халыкның малларын саклап калырга ярдәм итәр дип планлаштырыла.

Гөлйөзем Төхвәтуллина аңлатуынча, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гадәти сыер алучыларга – 30 мең, ә токымлы сыер кайтаручыларга 40 мең сум акча бирә. Быелдан моңа өстәп, тагын ун мең сум акча алырга мөмкин.

Моның өчен сыеры лейкоз авыру йоктырган кеше мал табибыннан бу хакта белешмә алырга тиеш. Ул электрон форматта да, кәгазьдә дә булырга мөмкин. Шуннан соң авыру сыерны суеп, ит комбинатына яки мал чалу цехына тапшыру мәҗбүри. Бу вакытта дәлилли торган документ алырга да онытмаска кирәк. Авыру яки вирус йоктырган сыерның итен ашарга ярый, ләкин әгәр кеше аны тапшырмыйча, ашар өчен файдалана икән, бу очракта субсидия бирелми. Шушы ике документны Авыл советына тапшырган очракта гына кешегә акча кайтарыла, – дип аңлатты безгә белгеч.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев