Якты юл
  • Рус Тат
  • Сукыр тычкан дусмы, дошманмы?

    Бакчага аяк басуга, кишәрлегебездә рәт-рәт тезелеп киткән күпсанлы балчык өемнәренә күзем төште. Көздән сарымсак, суган утыртып, кишер, тәмләткеч үләннәр чәчеп калдырган түтәлләремнең туфрагы актарылган, ничаклы хезмәт нәтиҗәсе юкка чыккан, күпме орлыгым әрәм булган, дип уфтандым. Сукыр тычканнар кишәрлек астыннан траншеялар казып, лабиринтлар ясап, бакчаны чып-чын катакомбага әверелдергән иде. Буе 10-15 сантиметрдан, авырлыгы 100-150 граммнан артмаган, кара төстәге йомшак мехлы, көчле беләкле, озын тырнаклы, тавышка, искә үтә сизгер, җитез хәрәкәтле, дөм сукыр җан ияләренең зыяны гына түгел, файдасы да күп.

    Сукыр тычкан гаиләсе яшәгән биләмәдә вак-төяк корткычларга көн юк. Түтәлдәге яшелчәләрнең, бакча җиләкләренең тамырын кимереп һәлак итүче, уңышка зур зыян салучы май коңгызы личинкаларын, бакчачының иң зур дошманы – аю чикерткәне, аның йомыркаларын, личинкаларын, бәрәңгене бораулап тишеп кереп, икенче икмәгебезне бозып, черетеп эштән чыгаручы каты кортны аяусыз юк итүе уңай күренеш. Кимчелекләренә дә күз йомып булмый: туфракны актарып азык эзләгәндә, яңа урында тернәкләнеп киткән яшелчә кәлшәләре тамырларын кузгатып, үсемлекләрне аударып, түтәлләрне бозып, күпьеллык чәчәкләрнең астында бушлык хасил итеп, җәй буе үзәгемә үтәләр. Ел саен сидератлар чәчсәк тә, бакчаны даими тиресләсәк тә, балчыксыл туфрагын көпшәкләндерә, сыйфатын тиешенчә яхшырта алмавыбызга шушы мәхлуклар сәбәпче. Алар минем иң зур ярдәмчеләремне – яңгыр суалчаннарын, файдалы бөҗәкләрне ашап бетерә. Бер метр тирәнлектәге ояларын җимеш бирүче агач-куаклар астында ясаганга күрә, тармакланып үсүче агач тамырларын ялангачландырып корыталар. Сукыр тычкан юллары 3-4 катлы. Иң өскесе уңдырышлы гумус катламында, шунда казынып, азык эзлиләр. 15-20 см тирәнлектәгесе йоклап ял итеп алуга, мая туплауга, балаларын һөнәргә өйрәтүгә тәгаенләнгән. Оялары иң тирәндәгесендә урнашкан, шунда бала табып үстерәләр, күмәкләшеп салкын кышны исән-имин чыгалар.

    Бу афәттән ничек котылырга дип баш ватучылар бер мин генә түгел. Тирә-күршеләр белән киңәш-табыш иткәч, әүвәле гуманлы ысулны кулланырга – җәнлекләрне бакчабыздан куркытып качырырга булдык. Бәясе кыйммәт дип тормадым, батареядан энергия алып, вибрация һәм ультратавыш бирүче «Отпугиватель для крота» приборлары сатып алып урнаштырдым. Бакчага хонориклар да һөҗүм итә, шуларны да куркытмасмы дип өметләндем. Күршебез Марина бакча тирәли тимер казыклар кагып чыкты, шуларга сырадан бушаган калай савытлар элде, җилдә селкенеп тавыш чыгарып утыралар. Гөлсинәләр бакчасында судан, сөттән бушаган пластик шешәнең «корсагын» ярып ясалган флюгерлар зыр-зыр әйләнә. Хәйләкәр җанварлар эте белән ана мәчесен дә бакчага алып килгән Гаязның кишәрлегенә керми икән. Тәҗрибәле бакчачы Антонина түти тычкан тишекләренә сасыган балык башы, мәче тизәге, керосинга манылган чүпрәкләр күмеп куйды. Кызы Нина түтәлләр ясаганда туфрак астына вак тишекле тимер челтәрләр салып калдырды. Улым Рәфис сукыр тычкан тишекләренә шлангтан сабынлы салкын су агызырга киңәш итте. Ирем Рәис тагын да кызыклырак ысул турында ишетеп кайтты. Машина двигателе эшләп торганда чыккан сөрем газын, торбага шланг ялгап, сукыр тычканнарның юлларына кудырудан гыйбарәт иде ул. Энҗе, җәнлекләрне тончыктырмакчы булып, хәерсез затның казыган юлларына аммиак салып, петардалар шартлатып карады. Бер белешмәлектә: бакчагызга сукыр тычкан ияләшмәсен өчен, нәркис, император боҗыры, бәрхет гөл, суган, сарымсак, ачы борыч утыртыгыз, дип язганнар. Боларның барысы да бакчабызда үсә, тик сукыр тычканнарның аларга исе китми шул. Күмәк тырышлыгыбыз бушка китте, күпме вакытны, акчаны суга салдык. Көзгә кергәч, эштән бушаган арада янәдән «консилиум» үткәреп, теге хәерсезләрне күмәкләп юк итәргә карар кылдык. Адаш күршеләр – ике Рәис капкыннар алып кайтып куйды, Гөлфия «Кротомет» агуы брикетларын бакчасына таратты. Марина бакчага – уенчак көчеген, Альберт – карт этен, Фәния – ялкау, симез ата мәчесен алып килде. Арабызда иң булдыклысы – «Пожарник» кушаматлы Володя икән, ул ызан әйләнәсе буйлап бер метр тирәнлегендә траншея казыды, бер читен өскә чыгарып калдырып, металл челтәрләр күмеп чыкты. Сыра чөмереп, йокы симертергә яратучы күршебез Николай кыл да кыймылдатмады, мыек астыннан гына бездән көлеп йөрде. Тырыш, елгыр, сизгер сукыр тычканнар җыйнаулашып Николай бакчасына күченгәннәрдерме? Әллә безнең җәй буе юкка матавыкланганнан көлеп, тирән ояларында тәмле төш күреп, йоклап яталардырмы? Киләсе ел ни күрсәтер, Алла белсен!
     

    Хәмидә ГАРИПОВА
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: