Сугыштан соңгы беренче Яңа ел бәйрәме
Мин сугыш тәмамланган елда укырга кердем. Беренче тапкыр мәктәпкә барган көнне һич онытасым юк. Балачакның беренче шатлыклы көне иде ул. Дөрес, мәктәп формалары киеп бармадык без укырга. Өстемдә – терсәге ямалган сатин күлмәк, яланаяк (барыбыз да шулай киенгән), чәчемне инәем кичтән үк үреп, сарык йоныннан эрләнгән җеп белән таралмаслык итеп үреп куйган иде. Чөнки кая инде ул инәйләрнең безне мәктәпкә озата барулары, кояш белән торып ындыр табагына ашлык сугырга китәләр. Аңа кадәр сыерын саварга, сарыкларны көтүгә куарга, безгә иртән торуга юк – бардан җыештырып, ризык әзерләргә кирәк.
Мәктәпкә бару шатлыгыннан тыш башка балалар китап-дәфтәрләрен (дәфтәр дигәне дә эләкмәде, булса берәү-икәү инде ул, дүртенчедә, бишенчедә, югары сыйныфларда укучылар иске китап юллары арасына яза иде), җилкә аша кия торган киндер тукымадан тегелгән букчага салганнар, ә миңа дүртенче сыйныфка барган абыем өй чормасыннан сугышка кадәр меңгереп куелган фанера чемоданны алып төшеп, такта сумка ясап бирде. Ул уку башлануын сагынып көтүләр, парта артына утырулар... Хәерчелектән йончыган, авыр эшләрдән туйган без – балаларга куанычлы бер вакыйга иде. Сыйныфтагы күбебезнең әтиләре яу кырында башын салган.Барыбыз да ябык, боеклар. Мәктәпкә барасы көнне иртүк инәй уятты да:
– Бүген мәктәпкә барасың, кызым, абыең ияртеп барыр. Казанда пешкән бәрәңге бар, катык белән ашагыз. Аллаһы кушса, үсеп кул арасына керә башларсыз, колхоз да аякка басыр, илләр дә рәтләнер әле. Ходай язса, күкрәккә терәп, ипекәй кисеп ашар көннәр килер, – дип безне юатуы булдымы, үз алдына сөйләнеп, тула оегын киеп, чабатасын бәйләде дә аркамнан сөеп, сәкедә яткан апайларның юрганнарын төзәтеп чыгып китте. Шушы шатлыклы да, ямансу да иртәнең сагышлы хәтирәсе гомер буе озта килә мине.
Мин инәемнең зар лан ганын, сукранганын ишеткәнем булмады. Без, балалар да, эш кушканны көтмәдек: ул кайтуга суын ташып, казан астына ягарга коры-сары җыеп, сыерны көтүдән алып кайтып, алдына үлән йолкып салып, аранга ябып куябыз. Ул елларда колхоз тормышы – инәйләребез, фронттан имгәнеп кайткан ир-атлар, карт-корылар, үсмерләр иңнәрендә, өй янындагы 20-25әр сутый бәрәңге җире, тирестән кышын ягарга тирес кирпечләре сугу балалар һәм әбекәйләр җилкәсендә иде.
Көн дә мәктәпкә бару, Галия апабызның җылы мөгаләмәсе, мәктәптәге мохит безнең кырыслыкка күнгән күңелләрне җылытты. Чыршы бәйрәме турында абыемнан ишетеп кенә белә идем. Быел инде үзем дә катнашачакмын. Ул Яңа елны ашкынып көтүләр... Бер көнне укытучы Галия апа: «Балалар, иртәгә икешәр пешкән бәрәңге алып килегез әле. Кыш бабайга кап ясыйбыз», – диде. Бәрәңгесе бәрәңге инде, кабы нәрсә микән? Икенче көнне апабыз иске, калын китап күтәреп килеп керде. Аңа берничә бишенче сыйныф кызы да ияргән. Алар безгә теге капны ясаша булып чыкты. Бәрәңге сылап, иске китап битен бер-берсенә ябыштырдык. Аннары кап ясадык. Галия апабыз санап чыкты — 28 кап. Аннары ул: «Балалар, мин бүлеп биргән шигырьләрне ятлагыз, бергәләп чыршыны сәламләп тә җыр җырларбыз. Кыш бабай буш кул белән килми, күчтәнәч алып килә бит», – диде. Җырларга да ярата идем, шигырьне дә ятладым, иртәгә бәйрәм дигән төнне сөенечтән йоклый алмый чыктым. Оста сөйлим болай, инәемә дә бик ошады. Аркамнан сөеп, кызым, булдырасың, әйбәт тә укыйсың, бәхетең булсын дип үзсендерде.
Зарыгып, ашкынып көткән көн килеп җитте. Сыйныфыбыз белән чыршылы залга керүләр, Кыш бабайны көтүләр әле хәзер дә сискәндереп-сөендереп искә төшә. Хикмәт шунда: Галия апа безнең әзерлекне тикшерде, шигырьләребезне сөйләтеп карады. Кыш бабайның балаларны бик яратуын, күчтәнәчләр алып киләчәген әйтте. Безгә, ач балаларга, күчтәнәч дигәне бик тансык иде. Ишектән Кыш бабай күренүгә, аркасында аскан саллы гына капчыгына күз төште дә, дөнья онытылды, һич кенә шул капчыктан күзне алып булмый. Ниһаять, Галия апа:
– Балалар, Кыш бабайга һөнәрләрегезне күрсәтегез әле, әнә, күчтәнәч тә алып килгән, – диде. Су кебек эчкән шигыремне сөйләгәндә тотлыгып беттем, теге каһәр капчык тәки саташтырды. Аның каравы биергә ярата идем. Абыемнан мирас булып күчкән олтанлы итекне салып куйдым да, ак йон оекбаштан биергә тотындым. Бабакай хуплап тора. Үзем биим, ә күзне һич теге капчыктан алып булмый. Беребезнең дә күчтәнәчсез каласы килми. Киез итекләрен, чабаталарын бер кырыйга салып куеп, башка кызлар-малайлар да чыршы әйләнеп биергә тотынды. Кыш бабай хуплап тора, гөр киләбез. Менә бит сугыш кырларыннан килгән кайгылы хәбәрләр, ачлык-ялангачлык, авыр югалтулар кайгысыннан тыш шатлыклар да була икән ич дөньяда. Ниһаять, Кыш бабай, һәрберебезнең аркасыннан сөеп, күчтәнәчләр тарата башлады. Теге көнне без китап битеннән ясаган капка 8 прәнник, 6 крендель, 10 тышсыз түгәрәк конфет салынган иде. Ул күчтәнәчкә сөенүләр, ашамыйча түзүләр. Өйдәгеләрне дә шатландырырга кирәк бит, без дүрт бала. Күчтәнәчне абыем белән барыбызга да тигезләп бүлдек. Инәйгә да аерып куйдык. Аның эштән кайтуын, күчтәнәчкә ничек сөенгәнен күрәсе килә. Боз каткан тәрәзәне өреп эретеп, чиратлашып аның кайтуын көтүләр... Юк, онытырлык түгел ул көннәр.
Бүген оныкларның бәйрәм иртәләренә баргач, күз яшемне тыя алмыйм. Өс-башлары, инәем әйткәндәй, чук кебек. Искиткеч кыю, таң калырлык сәләтле алар. Тамаклары тук, шаянар. Алар өчен сөенүдән, сугыштан соң узган беренче Яңа ел бәйрәмен искә төшереп елыйм мин, илгәкөнгә – тынычлык, шушы балаларга бәхет теләп эчтән генә өйрәнгән догамны кабатлыйм.
Яңа ел бәйрәмнәрендә хәзер өстәл тутырып Кыш бабай күчтәнәче алып кайтабыз. Ул ай буе сыйланырга җитә. Нинди генә тәмлүшкәләр юк анда! Ә менә ачка тилмергән бала чагымда безнең Кыш бабай биргән теге алсу прәнникнең тәмен бүген дә тойгандай булам. Китап битләреннән бәрәңге белән ябыштырган кап, сугыштан соңгы беренче Яңа ел бәйрәме, Кыш бабайның күчтәнәчле капчыгы яңа ел җиткән саен үзәгемне өзеп искә төшә. Мин сугыш, сугыштан соңгы елларда (сугыш бетте дип тормышлар тиз генә рәтләнмәде) ачлыктан, бала иңнәре күтәрмәстәй авыр эшләрдән интеккән сабый чагымны, тылда фронт тоткан инәкәйләребезнең риясыз батырлыгы турында балаларыма, оныкларыма да еш сөйлим — бүгенгенең кадерен белсеннәр, иҗтиһат итеп яшәсеннәр дим. Аллаһы Тәгалә илебезгә тынычлык урнаштыруда ярдәменнән ташламасын, кешеләр күңеленә миһербан-шәфкать бирсен.
Заһидә Нәбиуллина, ветеран журналист.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев