Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суга батудан ничек сакланырга?

Бу көннәрдә республиканың төрле район-шәһәрләрендә, шулай ук Чаллыда суга батучылар турында хәвефле хәбәрләр килеп тора. Балаларның бату очраклары да күп. Берничә көн элек кенә районда судан берьюлы ике яшүсмернең – икетуганнарның гәүдәсен чыгардылар. Фаҗигадән ничек сакланырга, суга батучыны ничек коткарырга – гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре тукайлыларга куркынычсызлык чараларын тагын бер мәртәбә искәртә, үз киңәшләрен бирә.

  • – Белмәгән урында суга кермәгез;
  •  – Ялгызыгыз гына коенмагыз;
  •  – Эчкән килеш суга кермәгез;
  •  – Су коену тыелуын аңлаткан билгеләр бар икән – ул урыннан читкә китегез;
  •  – Моторлы, җилкәнле суднолар, көймәләр, баржалар һәм башка транспорт чаралары йөзгән җиргә якын бармагыз – бу бик куркыныч;
  •  – Иптәшләрегезне ярдан, вышкалардан, трамплиннан суга этеп төшермәгез; 
  • – Туңганчы һәм арыганчы йөзмәгез; 
  • – Балаларны су янында караусыз калдырмагыз.
  •  – Йөзгәндә бик нык арыйсыз икән, тыныч калырга тырышыгыз, яр буена кадәр йөзеп чыгарга көчегез барлыгына ышаныгыз. Аркагызга әйләнеп ял итегез, сулышыгызны тигезләгез.
  •  – Су агымына эләксәгез, шул агым буенча йөзегез һәм уңайрак урында яр буена таба борылырга тырышыгыз; 
  • – Суга егылган очракта үпкәгезгә мөмкин кадәр күбрәк һава алырга тырышыгыз, вертикаль торышны алыгыз. Паникага бирелмәгез, үзегезнең көч белән йөзеп чыгарга омтылыгыз, тыныч калыгыз. 
  • – Арыган кешене судан чыгарганда аның артыннан килеп, кулларын иңгә алырга кирәк. Батучыны коткарганда да бу кагыйдәне истән чыгарырга ярамый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев